news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машина төзәткәндә бер ир-атның күз алмасына металл кисәге кадалган

Табиблар бу кешенең күзен саклап калган.

news_top
Машина төзәткәндә бер ир-атның күз алмасына металл кисәге кадалган
Башкортстан буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы

Уфада яшәүче ир-ат машинасын төзәткәндә имгәнә. Аның күзенә металл кисәге кереп кадала. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ир-ат офтальмология ярдәме бүлмәсенә мөрәҗәгать итә. Аның бер күзе сукыраю куркынычы була. Табиблар ачыклаганча, аның күз алмасы эченә чит предмет кереп кадалган. Уфадагы 10 номерлы хастаханә табиблары шактый катлаулы операция ясаган.

«Травма үзенчәлекле иде. Ике чит предмет күз алмасында тора. Аларның берсе магнитлы металл кыйпылчыгы, икенчесе — керфек. Пациентка экстрен операция ясыйлар һәм чит предметларны алалар. Әгәр белгечләр ярдәм итмәсә, ир-ат гомергә сукыр булып калу ихтималы була», — дип сөйләгәннәр Башкортстан буенча Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Хәзер пациент офтальмология бүлегендә хастаханәдә ята. Аның күз күремен тулысынча саклап калганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар