Башкортстанда егет машина эчендә газ белән агуланып үлгән, ә кыз хастаханәдә
Фаҗига турында Башкорстанның «Чишмә» район газетасының 10 декабрь санында хәбәр итәләр.
Алкин-2 авылындагы гараж кооперативында ике кеше машина эчендә газ белән агуланган, егет һәлак булган, ә кызны хастаханәгә салганнар.
Башкортстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты шуңа бәйле рәвештә халыкка кисәтү белән мөрәҗәгать итә: «Газның төсе дә, исе дә юк, әмма аның кечкенә микъдары да үлемгә китерергә мөмкин. Шуңа күрә машинаны гараждан чыгармыйча җылытырга яки эшләп торган килеш гараж эчендә ремонтларга ярамый».