news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машина тәрәзәсендәге боздан ничек җиңел генә котылырга?

Моның гади генә ысулы бар.

news_top
Машина тәрәзәсендәге боздан ничек җиңел генә котылырга?

Салкын вакытта автомобиль хуҗалары иртән машина тәрәзәсендәге бозны чистартуга байтак вакыт сарыф итә. Кайберәүләр хәтта җылы су да сибә. Тик болай эшләргә ярамый, чөнки температура кинәт үзгәргәч, пыяла чатнарга мөмкин, дип яза “Челнинские известия”.

Боздан арынуның җиңел ысулы бар. Моның өчен кичтән тәрәзәгә махсус сыекча сөртергә кирәк. Уксус белән суны (өчкә бер исәбе) кушып болгатырга һәм пульверизатор ярдәмендә сиптерергә, соңыннан чүпрәк белән сөртергә. Иртәнгә тәрәзә пыяласы боз белән капланган булса да, аны бетерү күпкә җиңелрәк булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар