Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина тәрәзәсенә су сиптергеч катса, ничек эретергә?

Кышкы саклыннарда машина тәрәзәсенә су сиптерә торган җайланма эшләми башларга мөмкин.

news_top_970_100
Машина тәрәзәсенә су сиптергеч катса, ничек эретергә?

Урамда көчле салкыннар булганда, машина тәрәзәсенә су сиптерә торган җайланма эшләми башларга мөмкин. Аның эчендәге катмый торган сыеклыкның да туңуы ихтимал. «За рулем» журналы шуны төзәтү өчен берничә киңәш бирә.

Белгеч Алексей Ревин машинаны җылы урынга күчереп куярга һәм бераз көтәргә киңәш итә.

Шуннан соң да су эремәсә, машина юа торган салонга барыгыз. Җылы су сиптереп торгач, бу җайланма эшләп китәргә тиеш, ди ул.

Су савытындагы сыеклык катса, тәгәрмәчкә һава тутыра торган компрессорны файдаланып була. Катмый торган сыеклыкны җылытып, су савытына өстәргә кирәк. Шуннан соң савытка компрессор шлангын тыгып куеп, һава өредерегез. Һава куыклары җылы алмашын тизләтеп, савыттагы сыеклыкны эретер.

Фен кулланып та була. Савытның башына фен белән өрдерегез.

Су сиптергеч савытындагы сыеклыкны эретү өчен, аның эчендәге сыеклыкны аз-азлап алмаштырып торып була. Моның өчен резина груша һәм шланг кирәк. Катмый торган сыеклыкны бераз җылытып, савытка өлешләп салыгыз. Берничә минуттан груша һәм шланг ярдәмендә кире суыртып алыгыз. Шулай итеп савыттагы салкын сыеклыкны алмаштырып бара торгач, сыеклык тулысынча эреп бетәр.

Кыздырма кыллы лампа ярдәмендә дә сыеклыкны эретеп була. 21 Ваттлы автомобиль лампасына бер-ике метрлы электр чыбыгы тоташтырыгыз. Лампаны су савытына төшерегез. Шуннан соң үткәргечне аккумуляторга тоташтырыгыз. Савыттагы сыеклык, озак булса да, барыбер эри, тик процессны күзәтеп торырга кирәк, дип киңәш итә Ревин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100