Машина тәрәзәсе парланмасын өчен нишләргә?
Тәҗрибәле автомобильчеләр киңәшен кулланып карагыз әле.
Автомобиль тәрәзәсен газета белән сөртсәң, парланудан котылып була. Автохимия чаралары составында булган матдәләр типография өчен буяу матдәсендә бар. Алар машина тәрәзәсендә махсус элпә барлыкка китерә һәм пар хасил булмый. Автомобильчеләр өчен
Машина тәрәзәләре парланмасын өчен автомобиль салонына тукымадан тегелгән мендәрчек куярга була. Мендәрчек эченә песиләр бәдрәфенә сала торган махсус составны тутырып, тегеп куярга кирәк. Бу мендәрчек тә салондагы дымны үзенә суырып торачак.
Сездә нинди файдалы киңәшләр бар? Машина тәрәзәсе парланмасын өчен нинди ысул кулланасыз? Языгыз әле!