news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машина тәгәрмәчендәге кышкы резинаны кайчан алмаштырырга?

Быел кыш җылы булу сәбәпле, автомобильчеләрнең күбесе җәйге резинага күчү турында уйлана башлаган.

news_top
Машина тәгәрмәчендәге кышкы резинаны кайчан алмаштырырга?
https://pixabay.com/

Урамда көндез температура 7 градуска кадәр җылыта башлады. Уртача тәүлеклек температура нәкъ менә шундый булганда, тәгәрмәчләрдә резинаны алмаштыру киңәш ителә иде. Тик әлегә ашыгырга кирәкми. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итә.

Автоэкспертларның күбесе резинаны алмаштырмый торырга киңәш итә. Аеруча иртән һәм кичен юлга чыгучыларга сак булырга кирәк.

«Мин кайчак Мәскәү читенә дә чыгып йөрим. Анда төнлә температура нульдән түбән төшә. Өч көн элек, инде юлларга бозлавыкка каршы составлар сибү туктатылгач, бик нык тайгак иде. Аварияләр саны бихисап», — дип сөйли автоэксперт Вячеслав Субботин.

Шуңа күрә шиналарны бары тик апрель башында гына алмаштырырга киңәш ителә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар