Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина тәгәрмәчендә болтлар ни өчен күгәрә?

Бакырлы майны сак кына кулланыгыз, ди экспертлар.

news_top_970_100
Машина тәгәрмәчендә болтлар ни өчен күгәрә?
https://pixabay.com

Юл йөрү кагыйдәләрендә язылганча, машина тәгәрмәчләрендәге барлык тоташтыргыч детальләр идеаль халәттә булырга тиеш. Вакыт узу белән алар күгәрә башлый. Болтлар һәм шпилькалар күгәрү сәбәбен «Аргументы и факты» басмасы экспертлары сөйли.

Җиңел эретмәдән ясалган дискларның болтлары сыйфатлы булмау күгәрүгә китерә. Штампланган дискларны эретмәдән ясалган дискларга алмаштырганда иске болтларны кулланып булмый. Алар бик кыска була. Озын болтларны өстәмә сатып алырга туры килә. Алар арзанлы булса, сыйфаты да начар була. 

Мондый болтлар түбән сыйфатлы корычтан ясала, күгәрүгә каршы махсус катламы булмый. Алар резьбага да туры килмәскә мөмкин. Ныгытмалар вакыт узу белән какшый, тәгәрмәч өзелеп чыгарга да мөмкин.

Тәҗрибәле автомобильчеләр мондый болтларны аена бер тапкыр булса да тикшереп тора. 

Кайчак электрохимик коррозия аркасында да болтлар күгәрә. Ике төрле металл һәм су кушылгач, гальваник чылбыр барлыкка килә. Мондый коррозия сәбәбе — бакырлы май куллану. Аны тәгәрмәч ступицасындагы тишекләрне майлау өчен кулланалар. Бакырлы майның төп билгеләнеше — югары температуралар булганда детальләр үзара эреп ябышуны булдырмау.

Бакырлы май белән тоташтырылган болт берничә айдан ук тулысынча күгәрергә мөмкин. Аны борып алып та булмавы ихтимал, кисеп алырга туры килүе мөмкин. Шуңа күрә бакырлы майны сак кына кулланыгыз, ди экспертлар.

Тәгәрмәч дисклары һәм болтлар кышын яки җәен дөрес сакланмаса да, күгәрергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100