news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машина сатканда кемнәргә салым түләмәскә ярый?

Моның өчен васыятьнамә яки бүләк итү килешүе булырга тиеш.

news_top
Машина сатканда кемнәргә салым түләмәскә ярый?
Салават Камалетдинов

Машина саткан очракта салым түлисе була. Юкса штраф салулары ихтимал. Тик машина белән сату-алу вакытында салым түләнми торган очраклар бар. Бу турыда «Прайм» агентлыгына Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев сөйләгән.

«Әгәр хуҗа машинасын якын туганына — әнисенә, әтисенә, иренә, хатынына, балаларына, бабасына, әбисенә, оныкларына, энеләренә һәм сеңелләренә, абыйларына һәм апаларына бүләк итсә, салым түләү вазифасы барлыкка килми. Бу мирас калдыруга да кагыла. Ләкин әлеге факт документлар — васыятьнамә яки бүләк итү килешүе белән расланган булырга тиеш», — ди белгеч.

Машинаны сатып алгач өч ел узганнан соң, аны салым түләмичә сатып була инде. Кагыйдә буларак, машинага хуҗа булу срогы сатып алу килешүе төзегән датадан башлана, ди Соловьев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар