news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машина салонында калдырылган бала эссе сугудан үлгән

Бүген Бөгелмә районы Ефановка авылында җиңел автомобиль эчендә 2 яшь тә 3 айлык малайның үле гәүдәсе табып алынган. Малай эссе сугудан үлгән дип фаразлана.

news_top
Машина салонында калдырылган бала эссе сугудан үлгән
Россия тикшерү комитеты хезмәткәрләре булган хәлләрнең сәбәпләрен ачыклый. Бу хактаәлеге оешманың Татарстан буенча идарә җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий "Татар-информ"га хәбәр итте.Иртән малайның әбисе белән бергә яшәүче 42 яшьлек ир кеше Бөгелмәгә эшкә илтә. Алар, арттагы утыргычка утыртып, үзләре белән сабыйны да алалар. Аннан соң ир-ат авылына әйләнеп кайта һәм печән чабарга китә, ә машинадагы бала турында оныта. 15.00 сәгатьләр тирәсендә, хатынын алырга барырга җыенганда, ул машинасында бала мәетенә тап була.Малайның гәүдәсе экспертизага җибәрелгән. Тикшерүчеләр “Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгату турында мәсьәләне хәл итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар