news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машина руленә утыртмагач, ир хатынына бензин сибеп, ут төрткән

Хатынның тәненең 80 проценты пешкән.

news_top
Машина руленә утыртмагач, ир хатынына бензин сибеп, ут төрткән
https://pixabay.com

Смоленск өлкәсенең Вязьма шәһәрендә яшәүче ир-ат исерек килеш машина руленә утырмакчы була. Аны хатыны туктата. Ярсынган ир хатынына бензин сибә һәм ут төртә. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Ведомство белешмәсе буенча, хатын ялкынны кар белән сүндергән. Хәзер ул хастаханәдә ята. Аның тәненең 80 проценты пешкән. Табиблар бу хатынның гомерен саклап калу өчен көрәшә.

Хатынына ут төртүче 41 яшьлек ир-атны тоткарлаганнар. Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар