news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машина күпердән төшеп киткән - видео

Машина астагы юлга төшеп, күпер баганасына килеп бәрелгән һәм шактый җимерелгән.

news_top
Машина күпердән төшеп киткән - видео

14 ноябрьгә каршы төндә Мәскәүдә бер машина күпердән төшкән. Бу урыннан видеоны РЕН ТВ күрсәтте.

Башкаланың көньягында Өченче транспорт боҗрасындагы күпердән баручы аска төшеп киткән. Авариядә бер кеше — машина йөртүче имгәнгән. Аны хастаханәгә озатканнар.

Хәзер бу вакыйганың ничек килеп чыкканын тикшерүчеләр ачыклый, диелгән әлеге хәбәрдә.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, машина күпер баганасына килеп бәрелгән һәм шактый җимерелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар