Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина бәрдергән өч яшүсмернең икесе җан биргән

Исерек хәлдә "LADA Granta" руле артына утырган машина йөртүче өч яшүсмерне бәрдергән. Аларның икесе һәлак булган. Фаҗига Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында булган, дип яза Татарстан Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РИА "Новости".  

news_top_970_100
Машина бәрдергән өч яшүсмернең икесе җан биргән
"2 ноябрь көнне сәгать 23.45 тә Яңа Кәшер авылының Тавабилов урамында юл һәлакате булган. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайламаган "LADA Granta" автомобилен йөртүче өч яшүсмерне бәрдергән. Алар 2002, 2003, 2004 нче елларда туган булган. Һәлакат нәтиҗәсендә, алган җәрәхәтләрдән зыян күрүчеләрнең икесе урында ук җан биргән. Бер яшүсмер исә Әлмәт медицина учреждениесенә озатылган", - диелә хәбәрдә.

Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, яшүсмерләр машина юлыннан һәрәкәт уңаена бара торган булган. Аларның җәяүлеләр юлыннан бармавы һәм киемнәрендә яктыртыкыч билгеләр булмавы да билгеләп үтелә.

Автомобиль йөртүче һәлакат урыныннан качып киткән, әмма соңрак аны тоткарлаганнар. Руль артында исерек хәлдә 26 яшьлек Казан кешесе булуы ачыкланган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100