news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Машина алгач, аның арестта булуы ачыкланса, нишләргә?

Сату-алу килешүе төзегәнче, машинаны ЮХИДИ базасы аша тикшерергә кирәк.

news_top
Машина алгач, аның арестта булуы ачыкланса, нишләргә?
https://pixabay.com

Чаллыда яшәүче ир-ат суд приставларына мөрәҗәгать иткән. Ул бер хатыннан машина сатып алган, ул чакта документлар тәртиптә булган. Ләкин ир-ат инде 1,5 ел бу машинаны үзенә рәсмиләштерә алмый. Машинага арест салынган булуы ачыклаган. Элеккеге хуҗабикә исә элемтәгә чыкмый. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Россия Суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре аңлатканча, автомобиль белән теркәү гамәлләренә чикләүне суд та, суд приставы да билгели ала. Автомобиль өчен чикләүләр барысы да ЮХИДИ базасында була. Шуңа күрә сату-алу килешүе төзер алдыннан моның өчен каршылыклар булу-булмавын ачыкларга кирәк.

Аресттагы машинаны сатып алган очракта, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар