Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мәшәкатьсез» бәрәңге бакчасыннан репортаж: «Җәен ут шикелле иде бакча, бик кызу булды»

Татарстан кырларында, басуларда, бакчаларда халык бәрәңге ала. Һава шартлары да яхшы: матур кояшлы көннәр! Барлык туган-тумача белән җыйналышып бәрәңге алу гадәте бүгенге көнгәчә сакланып калган. Икенче икмәгебез быел уңганмы? «Интертат» Теләче районы Олы Кибәхуҗа авылында Хуҗиннар гаиләсендә кунакта булып кайтты.

news_top_970_100
«Мәшәкатьсез» бәрәңге бакчасыннан репортаж: «Җәен ут шикелле иде бакча, бик кызу булды»
Салават Камалетдинов

«Яңгырлар яумагач, бәрәңге булмас, дип курыктык»

Әлфия апалар бәрәңге сабакларын 4-5 көн элек чапкан булганнар. Ә инде без кайтып керүгә мәш килеп, балалары, оныклары белән бергәләп бәрәңге чүпләп, аны чиләкләргә тутырып, капчыкка салып ята иделәр. Бәрәңге алуларын белгәч, күршеләре Фәридә апа да кереп җиткән. Йортның хуҗабикәсе Әлфия апа Хуҗина ире, балалары, оныкларының эшләгәнен күзәтеп тора, контрольдә тота. Үзе дә эштә катнаша – бакча зур бит! Әмма «күмәкләшеп эшләгәндә эш тиз бара» дип, сере белән уртаклаша ул. Дөресе шул: күз алдында алдылар да бетерделәр! Һәр бакчада да шундый зур команда белән бәрәңге алышсалар, бәрәңге алу Сабан туе кебек, чын бәйрәмгә әйләнә! Шушы бакча бәйрәмен рәхәтләнеп күзәттем. Алга китеп әйтим, үзем бәрәңге алуда катнашмадым, әмма икенче көнне авылга кайтып, үзем дә бәрәңге алып килдем.

Быел уңыш уңганмы? Бәрәңге алуның иң җайлы ысулы нинди? Бәрәңге иң яхшы саклана торган урын кайда? Болар турында миңа Әлфия апа бәйнә-бәйнә сөйләде.

– Әлфия апа, быел уңышлар ничек?

– Бәрәңге утыртканнан соң яңгырлар булмады. Яңгырлар яумагач, бәрәңге булмас, дип курыктык. Аллаһка шөкер, бәрәңгеләребез булды, яңгыр соңгы вакытта гына яуды. Өметләребез акланды.

Безнең авылда кайсы казый гына әле, кайсы алып бетерде. Җәен ут шикелле иде бакчалар, шундый кызу булды. Төрле ел төрлечә килә шул.

– Бәрәңге бакчасын ничек эшкәрттегез?

– Улым Рафилнең кечкенә тракторы бар, шуның белән эшкәрттек: шуның белән сукаладык, бәрәңге утырттык һәм казып алдык. Әтиебез Васил ясаган трактор ул. Бәрәңгене трактор белән утырту бик җайлы. Трактор бәрәңгене салып кына бара, тыгылып калмыймы, бәрәңге төшәме – шуны гына контрольдә тотасы. Казыйсы юк – трактор ала. Бер мәшәкате дә юк.

Соңгы 2 елда тирес керткән юк, бакчабызның җире әйбәт, йомшак. Быел җир аеруча йомшак булды.

Эссе көннәрдә дә бәрәңгегә су сипмәдек, яшелчә бакчасына гына сиптек. Бәрәңге бакчасы ерак та әле, су ташып йөрмәдек.

«Ходай биргәне белән канәгать»

– Бәрәңгене авырулардан ничек сакладыгыз?

– «Престиж» препараты белән агулап утырттык. Аннары бәрәңгене бернишләтмәдек, корт та чыкмады. Соңгы вакытта гына кортлар күренде, ул вакытта бәрәңгеләр өлгергән иде – алыр вакыт җиткән иде, агуның тәэсире беткән булгандыр инде... Эт эчәгесен, алабутаны йолкыдык. Ходай биргәне белән канәгать.

Былтыр бакчаның теге башында чөгендер утырткан идек, икенче елга, Аллабирса, кабак утыртырбыз инде. Кабак быел бу башта иде. Бәрәңге җирен алмаштырып торабыз шулай.

– Ел да бер үк төрле сортлар утыртасызмы?

– Сортларын аерып әйтә алмыйм. Кешедән дә төрле сортлар алып утыртабыз. Бәрәңгенең агы да, кызылы да әйбәт булды. Узган ел бәрәңге болай ук булмады, җире дә кантарлырак булды. Безнең якларда бәрәңгене утырткач та, чәчәк атканда да яңгыр яумады.

«Бәрәңгедән мантый, өчпочмак, бәлеш пешерәбез»

– Бакчада кемнәр эшли?

– Зөлфия, Лилия исемле кызларым, Рафил исемле улым бар. Бакчада улымның гаиләсе – 5 оныгым. 4 онык иде, бәхеткә – 5нче онык та туды. Гомумән алганда, ул 10нчы оныгыбыз була инде, Аллаһка шөкер. Аңа 4 ай була.

Без улымның гаиләсе белән бергә торабыз. Эшләрне улым, киленем, оныкларым, балалар эшли, мин хәзер лаеклы ялда.

Оныкларымнан җидесе – кыз, өчесе – малай, барлыгы 10 оныгым. Командабыз шәп! Оныкларда телефон бар. Булышыгыз, дип әйткәч, тыңлыйлар, эшлиләр үзләре. Мәктәп, балалар бакчасы якын – күршедә генә. Кызлар да булышырга килә.

– Бәрәңгене ел саен бер үк вакытта утыртасызмы, аласызмы?

– Төрлечә була. Быел 18 майда утырттык. Узган ел августта алып бетергән идек, быел сентябрьгә калды.

Казып алганнан соң, бәрәңгене җилләттек, аннары чүпләдек, симәнәгә (орлыкка) – аерым, эреләрен һәм вакларын аерым капчыкларга тутырдык. Вагын малларга бирәбез, малларыбыз күп. 1 сыерыбыз бар, бозауларыбыз хәйран. Эресе – үзебезгә, туганнарга таратабыз.

Узган ел бәрәңге бераз азрак булса да, җитте. Җитмәгәне кибеттә була. Иске бәрәңгене малга ашаттык, үзебезнең яңа бәрәңгеләр өлгергәнче, яңа бәрәңгене кибеттән сатып алган идек.

– Бәрәңгене кайда саклыйсыз?

– Өй астында (подвалда) саклыйбыз, аерым ишек ясап куйдык. Яшелчәләр дә, бәрәңге дә шунда. Бик әйбәт саклана.

– Бәрәңгедән нәрсәләр пешерәсез?

– Бөтенесен: өчпочмак, мантый, бәлеш – бөтенесен пешерәбез. Ашка да салабыз. Киленебез Рафилә иренми – бөтенесен пешерә! Әйдәгез, сезне дә яңа чүпләгән бәрәңге белән сыйлыйбыз, – дип, хуҗабикә безне дә яңа пешкән бәрәңгедән авыз итәргә өйгә чакырды. Бу кадәр зурлар дип һич уйламадык, хуҗабикә үзе чакырып торганда кермичә китсәк, яхшы булмас дип, яхшысынмыйча, керергә булдык.

«Бәрәңге алгач, көз җитте, дигән сүз»

Өйләре киң, иркен Әлфия апаларның. Бөтен җире чиста, пөхтә. Бакчасы да каралган, бер чүп үләне таба алмассың. Кыяр, помидор, чөгендер, кабак, алма һ.б. – бөтенесе дә бар. «Мин чәчәкләр яраткач, күп итеп чәчәкләр утыртам», –- ди хуҗабикә аллы-гөлле чәчәкләре турында.

Инде яңа бәрәңгене татып карадык – шулкадәр тәмле, телеңне йотарлык итеп пешкән иде! Киленнәре Рафилә апа тырышкан – авызда эреп торырлык итеп пешергән. Бер дә арттырусыз әйтәм: уңган кешедән бар да була.

– Бакчаны син карыйсың яки мин карыйм дигән әйбер юк, бөтенебез карыйбыз. Бөтенесе – уртак эш. Кемнең вакыты бар, шул карый, – дип сүзгә кушылды Рафил абый.

Әлфия апа дәвам итте:

– Рафилнең төп эше – басуда. Берничә гектар җиребез бар. Үзе ура, үзе чаба, киптерә, сата, пресслый. Бөтенесен тир түгеп эшлибез, үзебезнең хезмәт белән.

Үзем Казаклар авылыннан булам, Кибәхуҗа авылына килен булып төштем, – дип үзе турында якыннанрак таныштырды Әлфия Хуҗина. – Баштан балалар бакчасында, аннары иминият компаниясендә эшләдем, шуннан соң пенсиягә чыктым.

Ирем Васил белән бергә торуыбызга 45 ел була. Бу йортыбызны үзебез төзеп чыктык. Шулай итеп яшәп ятабыз. Авылда яшьләр күп, шөкер. Авылыбыз зур. Өр-яңа мәдәният йорты төзелде, башлангыч мәктәп белән балалар бакчасына капиталь ремонт ясалды. Мәктәпкә 2 авылдан 40лап бала, балалар бакчасына 20 бала йөри, – дип, авыл тормышы турында сөйләде ул.

Тыныч, рәхәт авылда. Бакчалары булган, маллар асраучылар бер дә өйләрендә күңелсезләнеп йөрми, шөгыль таба алмыйча өйдә утырмый. Барысы да үз көе белән кайный: табигать тә, кешеләр дә. Табигать, Аллаһы Тәгалә – уңыш бирә, кеше шул уңышны куана-куана ала, Ходайга рәхмәт әйтә.

Әлфия апа да, бәрәңге алу – зур эш, дип саный. «Кайчан алырбыз, ничек алырбыз инде дип уйлап йөрисең. Бәрәңге алгач, көз җитте, дигән сүз. Эш бетте, рәхәт булып китә», – дип сөйли Хуҗиннар. Бәрәңге басуларында исә хезмәт кайный бирә. Табыннарыбызны баету өчен көч куйган, тырышып-тырмашып яшелчә, җиләк-җимеш үстергән барлык кешеләргә сабырлык теләп калабыз. Уңышларыгыз мул булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100