Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрзия белән Иван мәхәббәте: «Кызы туганын да белми, хатларын апалары яндырып барган»

news_top_970_100
Мәрзия белән Иван мәхәббәте: «Кызы туганын да белми, хатларын апалары яндырып барган»
Фото: "Челнинские известия"

Берсе – зенитчы, икенчесе – телефончы. Алар сугышта танышалар. Сугышта бомбалар, атыш һәм үлем генә түгел, ә мәхәббәт тә булган. Алар өйләнешү турында хыялланган. Соңгы тапкыр алар 1945 елның язында күрешкәннәр. Иван белән Мәрзиянең мәхәббәт тарихы өмет тулы сагышлы. Солдат үзенең кызы туганын да белми кала…

Мәрзия Хаммадиеваның үткән тормышы турында элеккеге фотолар сөйли. Фотодагы сары бөдрә чәчле кыз – зенитчы Мәрзия. Гимнастеркадан, башында пилотка, билендә солдат каешы. Дуслары аны Мария-Машенька дип йөртәләр. Җиңүне кыз Германиянең Виттшток шәһәрендә каршылый. Ә 10 майда үзенең туган көнен билгеләп үтә – аңа ул вакытта 23 яшь тула. Ул сугышта 3 ел була, 14нче һава армиясенең аэродром полкында хезмәт итә. Сугышчан хезмәтләре өчен II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек була.

Мәрзия (уң яктагы фотода) фронт дуслары белән

Мәрзия Биләр районы Югары Татар Майнасы авылында зур гаиләдә үсә. Сугыш елларында аларның гаиләсеннән 6 баладан 3есен фронтка чакыралар. Бер уллары үлә, икенчесе хәбәрсез югала. 1945 елның июлендә кызлары кайта, тик үзе генә түгел, аның карынында баласы була. Берникадәр вакыттан соң, 1946 елның мартында, аның сәламәт, матур кызы Зөләйха туа. Әнисе аны әтисенең исеме белән Ивановна дип яздыра.

Мәрзия үзенең фронт дусты – гвардия ефрейторы Иван Чалыйның килүен озак көткән. Ләкин аларның гаилә бәхете килеп чыкмый. Чираттагы бәрелештә Иван каты яралана, һәм, госпитальдә дәваланганнан соң, аны туган ягына – Красноярск краена җибәрәләр. Яшьләр киләчәк тормышны Татарстанда төзиячәкләр дип килешә. Иван язарга вәгъдә итә, соңрак үзенең шәхси әйберләрен посылка белән җибәрә. Тик Мәрзия бер хәбәр дә алмый, бары өметләнүен генә дәвам итә: «Ул бит киләм дип ант иткән иде»...

– Минем әбием Мәрзия көчле кеше булган: бернәрсәгә дә зарланмаган, өметсезлеккә бирелмәгән, кыю булган, – дип искә ала олы оныгы Гөлнара Хисаметдинова. – Горур – үзем булдырам, дия торган булган! Әлбәттә, аның турында авылда төрле гайбәтләр сөйләгәннәр, әмма ул аларга игътибар итми, фронтта чыныгу үзенекен итә. Бернинди эштән дә куркып тормый, бозау караучы, хисапчы, кассир булып та эшли. Әгәр дә укыган булса, ул бик яхшы бухгалтер була алыр иде, математикасы бик көчле булган.

Мәрзия Фатыйховна яшь чагында аяк авыртулары белән җәфаланган – сугыш елларының нәтиҗәсе. Хәтта ампутация турында да сүз чыккан. Әмма аның әтисе Балхаш күленә, кайнар чыганакка барырга күндерә. Ул анда эшләгән дә, дәваланган да – аяклары башка борчымаган.

Фотода Мәрзиянең фронт мәхәббәте – Иван.

Еллар үтә, Зөләйха чибәр кыз булып үсеп җитә. Ул бухгалтер була, әнисенең геннары тәэсир иткән. Ул 19 яшендә кияүгә чыга, 4 бала таба.

Мәрзия Хаммадиева

Мәрзия ханымның мәхәббәте зур гаиләгә җиткән. Ул оныкларын үстерешә, оныкларының балаларын да күрергә насыйп була. Аңа хас булган зирәклек белән барлык проблемаларны җайга сала торган була. Һәркем өчен киңәшче һәм дус була. Тик үз йөрәгенә беркемне дә кертми. Беркайчан да сугышта булган хәлләр турында сөйләми, хәтта сугыш турында фильмнар да карамый. Кызының әтисе кем, дигән сораулардан качарга тырыша. Күңелендәге сызлануларны, бәхетле булу хыялларын эчендә йөртә. Һәм аның өметләрен иң якын кешеләре җимергәнлеген белми дә.

Кияүнең хатларын апалары урлаган

– Мәрзия әби апасының мәкерле нияте турында белми дә, – дип сөйли Гөлнара Хисаметдинова. – Әнисе үтенече буенча, ул Иванның хатларын почтадан ала торган була. Хатларны икенче апасы белән качып кына укыганнар, аның хисләреннән, мәхәббәтеннән көлгәннәр. Аннан конвертларны яндырганнар. Хатларның берсе дә әби кулына эләкмәгән. Боларның барысыннан минем күзләрем яшьләнә. Ни өчен? Ул аларга нәрсә эшләгән? Ачыкланганча, туганнары аның рус егетенә кияүгә чыгуын теләмәгән. Аларны ташлап китүдән, еракка китүдән курыкканнар.

Мәрзия ханым, аның оныгы Гөлнара һәм кызы Зөләйха

Әниләре кушуы буенча Иванга да русча хат яздырып җибәрәләр. Хатта: «Мин кияүгә чыктым, барысы да яхшы, мине бүтән эзләмә», – дип язылган була. Яңа туган бала турында бер сүз дә язмыйлар. Мәрзиянең әнисе бу серне үзе үләр алдыннан гына кызына әйтә.

Шулай да һәркем үз бәхетенә үзе хуҗа. Мәрзия Фатыйховна икенче тапкыр бәхетен сынап карый. Әмма иреннән китә, ул вакытта улы Азат туа. Хәзер ул гаиләсе белән Түбән Камада яши.

Иван Чалый беренче мәхәббәте турында серне үзе белән алып китә

Яраткан әбисенең аяныч язмышы турында беренче булып олы оныгы Гөлнара Альбертовна белә. Кыяфәте белән ул, әнисе кебек үк, бабасы Иванга охшаган. Ә холкы әбисенеке кебек. Мәрзия Фатыйховна үлгәннән соң, ул бабасын эзли башлый. Татарстанда туганнары яши икәнен әйтергә тели. Нигә танышмаска, аралашмаска – туганнар бит! Гөлнара «Жди меня» телетапшыруына, башка инстанцияләргә мөрәҗәгать итә. Аңа бәхет елмая. Ул кирәкле адресны таба һәм үзенең телефон номеры белән Иван Архиповичның туган ягы булган Красноярск краена хат җибәрә. Ул сугыштан соң шунда урнаша, гаилә кора, шофер булып эшли. Аның хатын Иванның тол хатыны укый (ул вакытта үзе дә, 2 улы да исән булмый инде – йөрәк авыруыннан үләләр). Тол хатын, беркемгә дә әйтмичә, конвертны документлар салынган тартмага яшерә. Ярар, яндырмаган әле. Аның вафатыннан соң гына Гөлнараның хатын Иванның оныклары табып ала һәм шунда ук аңа шалтыраталар.

Иван гаиләсе белән

– Бабамның гаиләсендә аның татар кызы белән мәхәббәте турында, аның йөкле булуы турында беркем дә белмәгән булып чыкты, – ди Гөлнара Альберт кызы. Күрәсең, ул үзенең серен беркемгә дә сөйләмәгән. Аның ни өчен кызмы, малаймы туганын белергә тырышмаганын гына аңламыйм. Бервакыт әбием аның кыз турында хыялланганын һәм аңа Галина дип исем кушарга теләвен әйткән иде.

Иванның документлары һәм гаилә фотоларын аның оныклары туганнарына җибәрә. Гөлнара Хисаметдинова әйтүе буенча, Иван Архиповичның тышкы кыяфәте һәм батырлыгы аларга нык тәэсир итә. Аның «Батырлык өчен» медале, Кызыл Йолдыз ордены була. Хат алышу барышында яхшы мөнәсәбәтләр урнаша, бер-берсен кунакка чакыралар. Зөләйха Ивановнаның кече улы Ришат гаиләсе белән Краснодар краена, Абрау-Дюрсо авылына ял итәргә барып кайта. Анда аларны бабайның улының гаиләсе каршы ала. Ришат шулай ук еш кына Мәскәүдә ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләүче Анастасия белән шалтыратыша.

Ришатның (үзәктә) яңа туганнары белән очрашуы

Тормыш дәвам итә. Быел фронтовикларның кызы Зөләйха Ивановнага 78 яшь тулды. Ул бәхетле әни, әби һәм оныкларының балаларына да әби, яраткан хатын – аның янында кайгыртучан ире Альберт Мортазович. Ә иң зур шатлыгы– балаларның аның ветеран әти-әниләрен хөрмәт итүләре, аларны искә алулары. Балалар «Алар сугыш турында сөйләмәделәр» дигән альбом да әзерли.

«Челнинские известия»дан Ләлә Гайфетдинова язмасы тәрҗемә ителде

Фотолар Гөлнара Хисаметдинованың гаилә альбомыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100