Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрхүмнең ел ашын иртәрәк уздырырга ярыймы?

news_top_970_100
Мәрхүмнең ел ашын иртәрәк уздырырга ярыймы?
Владимир Васильев, архив

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин «Гаилә» мәчетенең Ютуб каналында мәрхүмнәрнең ел ашын уздыру турында аңлата.

«Мәрхүмнең еллык Коръән ашын иртәрәк уздырырга ярыймы?» – дип сораганнар хәзрәттән.

«Һиҗри буенча ел кыскарак. Шуңа күрә алдан уздыру ярый.

Без бу сорауларга карата күп тәнкыйть ишетәбез. «Сез «өчесе», «җидесе», «кырыгы» дисез. Аның дәлиле юк», – диләр. Җәмәгать, без үзебезнең әтиләребезгә, әниләребезгә, нәнәйләргә көн дә укытсак, көн дә аш уздырсак, бу – аз булыр. Без барыбер алар биргән әманәтне кире бирә алмыйбыз.

Шуңа күрә, тырышыгыз, уздырыгыз, укытыгыз. Шунда, Аллаһ боерса, ул сезгә, бәлки, кирәкмәстер дә, ләкин сезнең вафат булган туганыгызга кирәк. Алдан уздырсаң, хәерлерәк», – ди хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100