news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марттан торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүнең соңгы срогы күчерелә

news_top
Марттан торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүнең соңгы срогы күчерелә
Фото: © «Татар-информ»

2026 елның 1 мартыннан Россиядә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең соңгы көне айның 10сыннан 15енә күчереләчәк. Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Сергей Колунов РИА Новости агентлыгына хәбәр итә.

«2026 елның 1 мартыннан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең соңгы срогы 5 көн алга (айның 10сыннан 15енә) күчереләчәк», – ди парламентарий.

Ул аңлатканча, кайбер россиялеләргә хезмәт хакын айның 12сендә яки 15ендә түлиләр. Һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү срогын нәкъ менә гражданнарга аны вакытында түләү өчен күбрәк вакыт бирү һәм штраф санкцияләре куркынычын киметү максатыннан күчерәләр.

Срокларны күчерү шулай ук идарәче компанияләр һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр өчен түләүләрне планлаштыру һәм эшкәртүне дә гадиләштерәчәк. Шул рәвешле, ай башында оешмаларның бухгалтериясенә йөкләнеш кимиячәк, дип искәртә белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар