Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мартта Иделдә югалган җырчының мәетен тапканнар, дустын эзлиләр

news_top_970_100
Мартта Иделдә югалган җырчының мәетен тапканнар, дустын эзлиләр
"Татар-информ" архивы

Быел март аенда Иделдә батып үлгән 28 яшьлек музыкант Аристарх Ухтомскийның мәетен тапканнар. Бу турыда «Вести» каналы Россия Тикшерү комитетының Ярославль өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига 20 мартка каршы төндә була. Аристарх Ухтомский Ярославль өлкәсенең Диево-Городище авылы тирәсендә югала. Бу көнне 10 кешедән торган компания Идел өстенә бозга чыга. Биш кеше боз астына төшеп китә. Икесен судан шунда ук чыгаралар. Аларның берсе – егет кеше ашыгыч ярдәм машинасында үлә, икенчесе – кыз кешене хастаханәгә салалар.

Алар белән бергә Cream Soda төркеменә нигез салучы Дмитрий Свиргунов та була. Ул – Роман Свиргуновның энесе. Дмитрийның мәетен водолазлар шул вакытта ук таба. Алар белән суга баткан Аристарх Ухтомскийны чыгара алмаганнар. Хәзер мәетне исә агым буенча югарырак 40 км ераклыкта табалар.

Ухтомский белән бергә югалган 25 яшьлек Роман Свиргуновны эзләү дәвам итә, диелә хәбәрдә.
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100