news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Март, июль һәм август – киләсе елга отпуск алу өчен иң отышлы айлар

news_top

2027 елда отпускны март, апрель, июль, август, сентябрь һәм декабрь айларында алу отышлырак. Бу айларның һәркайсында 22шәр эш көне булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгына SuperJob компаниясенең юридик практика җитәкчесе Александр Южалин сөйләгән.

Белгеч аңлатканча, хезмәт хакы оклад буенча түләнгән хезмәткәрләр өчен отпускка чыкканда югалтулар күләме айдагы эш көннәре санына бәйле. Эш көннәре никадәр азрак булса, ял алу шулкадәр отышсызрак.

Июнь һәм октябрь айларында 21әр эш көне булачак. Бу айларда отпуск алу да хезмәт хакында зур югалтуларга китермәячәк. Ә эш көннәре 22 булган айларда хәтта бераз отыш та алырга мөмкин.

Бу оклад белән эшләүчеләргә хезмәт хакының айдагы эш көннәре санына карамастан тулы күләмдә исәпләнүе белән бәйле. Шул ук вакытта бер эш көненең бәясе окладны айдагы эш көннәре санына бүлеп исәпләнә: эш көннәре азрак булган саен, һәр көн кыйммәтрәк була.

Отпуск өчен түләүләр исә уртача көнлек хезмәт хакына бәйле һәм айга карап үзгәрми.

Шуңа күрә эш көннәре аз булган айларда отпуск өчен түләүләр шул ук көннәрдә эшләгән очракта алынасы хезмәт хакыннан азрак булырга мөмкин. Ә эш көннәре күп булган айларда, киресенчә, отпуск алу отышлырак, дип аңлаткан Александр Южалин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар