Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Борыч һәм баклажан орлыкларын кайчан һәм ничек чәчәргә?

news_top_970_100
Борыч һәм баклажан орлыкларын кайчан һәм ничек чәчәргә?
Фото: Рамил Гали / "Татар-информ" архивы

Яз җитте, димәк, бакча сезонына да озак калмады. Март башлары – борыч һәм баклажан рассадасы утырту өчен менә дигән вакыт. Рассада утырту өчен киңәшләрне «Аргументы и факты» газетасы яза.

Орлыкларны шыттырырга кирәкме?

50 еллык стажы булган бакчачы Галина Тимакова орлыкларны башта араларга киңәш итә. Моның өчен орлыкларны суга салырга, болгатырга һәм су өстенә калкып чыкканнарын җыеп ташларга кирәк.

Чәчәр алдыннан орлыкларны шыттырырга кирәк. Моның өчен мамык дискны суга манчып, шуның өстенә орлыкларны сибәргә һәм өстен икенче мамык диск белән капларга кирәк. 10-14 көннән шыткан орлыкларны туфракка утыртырга була.

Туфракны ничек әзерләргә?

Рассада өчен төбе тишекле пластик контейнерлар әйбәт була. Аларга бераз торфлы нейтраль туфрак тутырырга кирәк. Туфрак составын яхшырту өчен, тәҗрибәле бакчачылар вермикулит куллана – бу минерал туфракны көпшәкләндерә, аның рН составын яхшырта, дым тотучанлыгын арттыра. Туфракның гомуми күләменнән бу минерал 10-15 процент булса – җитәрлек.

«Орлык чәчү өчен буразналарны 1-1,5 сантиметрдан да тирән итмим, аларга орлык чәчәр алдыннан туфракка җылы су сибәм. Рассада үсәчәк контейнерны катыргы капкач белән каплыйм һәм җылы урынга алып куям. Мәсәлән, тәрәзә астына, тик җылылык торбасына куярга ярамый! Юкса, туфрак та, орлыклар да бик тиз кибәчәк. Вакыт-вакыт пульверизатордан җылы су сиптерәм», – дип сөйләгән бакчачы.

Шытымнар барлыкка килгәнче, рассаданы капкач белән каплап торалар (әгәр орлыклар коры килеш чәчелгән булса, якынча 14 көн, ә шыттырылган орлык булса, 3-5 көн). Шытымнар чыккан тартманы ачалар һәм кояш төшеп торган тәрәзә төбенә куялар. Шул вакытта рассаданы аерып, зуррак савытларга күчереп утыртырга кирәк. Монда инде шытымнарны тирәнрәк һәм бер-берсеннән ераграк утырталар.

Ачык туфракка кайчан күчереп утыртырга?

Якынча 15 майларга рассада ачык туфракка утыртырлык әзер булырга тиеш.

Россиянең көньягында бу мәшәкатьләр 2-3 атна алданрак, ә Себердә һәм Урал артында, киресенчә, 2-3 атна соңрак башлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100