Март аенда бакчада ниләр эшләргә кирәк: агачлар, корткычлар, чыбыкчалар, кар тоту һ.б.

Март – бакчачылар өчен мөһим ай. Бу вакытта җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын яңа сезонга әзерләргә кирәк. «Россельхозцентр»ның Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова бакчаны тәрбияләү өчен киңәшләр бирә, дип яза «Челнинские известия» газетасы.
Агачларны агарту
Агартуны февраль ахыры – март башында ук башларга була. Бу – агачларны салкыннарда шартлаудан һәм температура уйнау аркасында кайрысы ярылудан, кояшта пешүдән һәм салкын җилдән, авырулардан, корткычлардан саклый.
Агарту өчен эремә ясау рецепты:
Известь – 2 кг;
Бакыр купоросы – 100 г;
Келәй – 20 г;
Су – 10 л.
Зарарланган урыннарын дәвалау
Әгәр агачларда яңарак кына барлыкка килгән зарарланган урыннар булса, аларны бакча сумаласы, махсус паста яки майлы буяу белән эшкәртергә кирәк.
Эшкәртер алдыннан кайрының зарарланган урыннары коры булырга тиеш.
Корткычларга каршы эшкәртү
Агач кайрысы яки бөреләре астында кышлаучы корткычлар белән бөреләр ачылганчы көрәшә башларга кирәк. Моның өчен «Профилактин Лайт» яки «Препарат 30 Плюс» кебек вазелинлы май булган препаратлар туры килә.
Бу препаратлар бөҗәкләргә кислородны яба һәм аларның үрчүен туктата.
Агач-куак ботакларын кисү
Агач ботакларын бөреләр ачылганчы кисәләр. Бу – карт һәм авыру ботаклардан арынырга, куакларны сирәгәйтергә, үсемлекләр өчен стрессны киметергә булыша.
Кисү өчен секатор, бакча кайчысы, ботак кискеч кирәк була.
Чыбыкчалар әзерләү
Бакча культураларын сәламәтләндерү һәм үрчетү өчен, иртә яздан чыбыкчалар әзерләргә була.
4-6 бөресе булган, 6-8 мм юанлыктагы берьеллык сәламәт үсентеләрне сайлагыз. Кисеп алынган чыбыкчаларны дымлы чүпрәккә төрергә һәм аларны кар астында яки суыткычта сакларга кирәк.
Кар тоту
Кар – үсемлекләр үсеше өчен мөһим булган дым запасы. Кар әкренрәк эресен өчен, агач төпләре тирәләрендә көрт өеп куярга, соң өлгерә торган үсемлек түтәлләре өстенә кар өеп куярга була.
Кар әкренрәк эрегән саен, туфракта дым күбрәк саклана.