news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Март аенда һава торышы нинди булачак?

Һава температурасы климатик нормага якын булачак дип фаразлый синоптиклар.

news_top
Март аенда һава торышы нинди булачак?
Михаил Захаров

Март аенда Россиянең Европа территориясендә һава торышы нормада булачак. Бу хакта «Российская газета»га биргән интервьюсында Гидрометүзәк лабораториясе мөдире Людмила Паршина әйтте дип яза «Газета.ру» сайты.

Ул Коми республикасының көнчыгышында һәм көньягында, Киров өлкәсендә, Пермь краенда, Башкортстанда, Себердә һәм Уралда гадәттәгедән җылырак булачак диде.

Чукоткада, Камчаткада, Сахалинда, Хабаровск краеның көньягында һәм үзәгендә, Приморьеда температура климатик нормага якын булачак диде Людмила Паршина.

Мәскәүдә температура нормага якын яки бераз югарырак булачак. Әмма төннәрен -5 градуска кадәр суытырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар