news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марсилә Искәндәрова узган Яңа ел төнен искә ала: «Гәүдәм генә тере иде кебек...»

news_top
Марсилә Искәндәрова узган Яңа ел төнен искә ала: «Гәүдәм генә тере иде кебек...»
Фото: Марсилә Искәндәрованың ВКонтакте сәхифәсеннән

Популяр алып баручы Марсилә Искәндәрованың узган елның Яңа ел төнендә бик авыр чаклары булган. Ул үзенең сәхифәсендә шул көннәргә кире кайткан.

«Яңа ел кәефе кертеп җибәрик әле. Кар яугач рәхәт инде барыбер, кәефләр дә башка төрле. Иң мөһиме, тыныч еллар булсын, бүтән бер әйбер дә кирәкми. Узган ел Яңа ел алдыннан, тизрәк бәби табып, 31е көнне өйгә кайтасым килә иде... Тик барысы да без планлаштырганча гына булмаганлыгын анлата торган ел булды ул…

31 декабрь төнендә 00:00 сәгатьтә салют аттыра башладылар. Ә мин роддомның озын яшел коридоры буйлап барам. Билгесезлек, күңелдә – бары иң авыр уйлар. Тәрәзәдән ябалак-ябалак, матур, ап-ак кар ява, бөтен кешедә – бәйрәм хисе. Ә синең тормышыңда – иң авыр вакытлар… 31 декабрь көнне, могҗизага өметләнеп, берәр яхшы хәбәр булмасмы дип, реанимациягә таба атлыйм. Тик: «У вашего ребенка состояние стабильно тяжелое», – дигәнне генә ишетәм. Акырып елап коридордан барам, кайдадыр – салют, Яңа ел... Минем гәүдәм генә тере иде кебек...
Быел 31 декабрь 00:00 сәгатьтә, Аллаһы боерса, шул минутларда авыр хәлдә булган бар кешегә дә җиңеллек сораячакмын», – дигән Марсилә.

Марсиләнең икенче улын бик авыр табуы, сабыйның хәле җиңеләйгәч тә, үзенең сәламәтлеге белән проблемалары башлануы хакында «Интертат» язган иде. Сабыйны бәби тудыру йортыннан чыгарганда, Марсиләгә хастаханәдә калырга туры килде. Сабыйны шактый вакыт әтисе һәм әбиләре карап торды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар