news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марсилә Искәндәрова улының исемен әйтте

news_top
Марсилә Искәндәрова улының исемен әйтте
социаль челтәрләр

Популяр алып баручы Марсилә һәм музыкант, җырчы Илфир Искәндәровлар икенче бәбиләренең исемен әйтте. Сабый Эмиль атлы булачак. Сөенечле хәбәрне Марсилә бүген, бөтен гаиләләре бергә җыелгач хәбәр итте.

Марсилә Искәндәрова бәби тудыру йортыннан башкалар кебек үк матурлап, бәбие белән бергә чыга алмаган иде. Сәламәтлеге белән проблемалары булу сәбәпле, аңа хастаханәдә калырга туры килде. Ул 1 айдан артык дәваланды, сабыен өйләрендә тормыш иптәше Илфир һәм әниләре карады.

Бүген исә Марсиләне хастаханәдән өйгә чыгарганнар. Аларның фатирында зур бәйрәм булган – әти-әниләре, якыннары җыелган. Әни кеше, ниһаять, кечкенә Эмильне кулларына алган. Олы уллары Радэль дә әнисенең өйгә кайтуына чиксез шат. Марсилә куаныч тулы кадрлар белән социаль челтәрләрдә уртаклашты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар