Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марсилә Искәндәрова сүгенгәнгә тәнкыйтьләүчегә: «Шундый булуым кешегә күбрәк ошый»

news_top_970_100
Марсилә Искәндәрова сүгенгәнгә тәнкыйтьләүчегә: «Шундый булуым кешегә күбрәк ошый»

Алып баручы Марсилә Искәндәровага, сторисларында сүгенгәнгә ачуланып, хат юллаганнар. Хат иясе «мәдәният өлкәсендә, халык белән эшләүче кешеләр мондый үрнәк күрсәтмәскә тиеш» дигән фикер әйтә.

«Берничә тапкыр язмакчы булдым да тукталдым. Нигә кысылырга кеше тормышына, дип уйладым. Тик укытучы булуым үзенекен итте, язарга булдым.

Кайбер сторисларда сүгенү сүзләрегез очрый. Синнән ычкынып китә, яки әниеңнән. Матур кичәләрдә матур сүзләр генә сөйләүче хатын-кызны мондый сүзләр бизәмидер дип уйлыйм. Әйе, син дә кеше, «послать итәсе» килгән чаклар буладыр. Сүген, «послать ит» – тик үзең өчен генә, публикага түгел. Әниең дә бик хөрмәтле кеше. Тырыш ханым. Аңа да клиентлар белән эшлисе», – дип язганнар алып баручыга.

Марсилә бу ханымга зур итеп җавап хаты да язган. Ул үзенең тәнкыйтьне кабул итүен, әмма мондый контентны гадилеген күрсәтү ниятеннән төшерүен, шул рәвешле «подписчиклары»на якынрак булуын әйткән.

«Мин кабул итәм, барысы да тәртиптә. Ләкин ничек бар – шулай, тормышта сүгенеп тә куясың бит инде. Мин шуңа сыздырып тормыйм, керткәндә ничек бар, шулай булсын әле, дим. Һәм шундый булуым кешегә күбрәк ошый. «О, без генә түгел, әнә алар да», – дип, тагын да якынаялар. Культур-мультур гына кылансаң, бәлки, карамаслар иде дә.

Һәрнәрсәнең үз урыны, мәҗлесләр алып барганда, миннән беркайчан да андый сүзләр чыкканы юк. Әнидән исә – кеше белән эшләгәндә. Шул мин генә кайтып сүгендерәм аны», – дип җавап кайтарган алып баручы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100