Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марсилә Искәндәрованың әнисенә операция булган: «Күпләр әнинең хәлен сорый...»

news_top_970_100
Марсилә Искәндәрованың әнисенә операция булган: «Күпләр әнинең хәлен сорый...»
Социаль челтәрләр

Алып баручы Марсилә Искәндәрованың әнисенә катлаулы операция ясаганнар.

«Күпләр әнинең хәлен һәм нинди операция булуын сорый. Артроскопия (буыннарны дәвалау ысулы ред.). 1 ай йөрергә һәм аягын бөгәргә ярамады. Хәзер әкренләп бөгә һәм 30% баса ала. Тулаем икенче айга гына басарга ярый. Тиздән йөгереп йөриячәк, Алла бирса.

Казанның 7нче хастаханәсендә ясаттык», – дип аңлаткан социаль челтәрләрдә Марсилә Минзилә апаның хәлен белешүче дусларына.

Марсиләнең туганы булса кирәк: «Исән-сау терелеп кайтсын әниегез. Авыр вакытларында әниеңне чын күңелдән тәрбияләдегез, апаң да, син дә», – дип рәхмәт белдергән алып баручыга.

«Тизрәк сихәтләнергә язсын», «Тизрәк терелеп, үз аякларында йөгереп йөрсен әниегез», – дигән теләкләр дә күп.

Бер язылучысы белән Марсилә әңгәмә дә корган.

«Без балаларыбызга рәхмәтле булырга тиеш. 3 ай элек, җитди операциядән соң, кызым 5 көн янымда палатада булды. Бераз урынымда селкенеп куйсам да: «Әни, ни кирәк?» – дип сикереп тора иде. Бәхетле булсыннар балкайларым. Карап торуы да күңелле, молодцы cез», – дигәнгә Марсилә: «Ә без үскәндә, төнлә көйсезләнгәндә, сез ничә тапкыр торып бастыгыз икән, әниләр? Гомер буе бурычлыбыз сезгә», – дип язып куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100