Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марсилә-Илфир Искәндәровлар гаиләсендә бала белән күңелсез хәл: «Әле шоктан айный алмыйм»

news_top_970_100
Марсилә-Илфир Искәндәровлар гаиләсендә бала белән күңелсез хәл: «Әле шоктан айный алмыйм»
Социаль челтәрләр

Алып баручы Марсилә һәм баянчы Илфир Искәндәровлар гаиләсендә бәйрәм алдыннан күңелсез хәл булган. Аларның яшь ярымлык уллары Радэль ике 10 сумлык акча йоткан. Төнге «маҗаралар» турында Марсилә үзенең сторисларында сөйләгән.

«Кичә күңелсез хәл булды. Аллаһка шөкер, бар да яхшы тәмамланды. Әле дә шоктан айный алмыйм.

Төн хастаханәдә үтте. Радэль күз алдыбызда 10 сумлык акча йотты. Уф, андый вакытта мин бигрәк йомшак икән, ярый әни өйдә булды.

Беренче рентгенны Сабада ясаттык. Йоттымы, юкмы – үзебез дә шикләндек. Йоткан булып чыкты. Махсус өеннән безнең өчен килгән, рентген ясаган апага рәхмәт әйтәсем килә. Хирургка да, әлбәттә.

Очтык Казанга. Республика клиник балалар хастаханәсендә табибны өеннән чакырттылар. Миллион рәхмәт аңа, бик тиз алды. Нәтиҗәдә Радэль ике 10 сумлык акча йоткан булып чыкты.

Беренче тапкыр хастаханәгә эләгүебез. Хастаханәләрдә медосмотр гына уза идек. Миңа бик шәп дәрес булды бу», – дип язган ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100