Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гастроль турының нәтиҗәсе» – Марсилә һәм Илфир Искәндәровлар бәби көтә

news_top_970_100
«Гастроль турының нәтиҗәсе» – Марсилә һәм Илфир Искәндәровлар бәби көтә
социаль челтәрләр

Алып баручы Марсилә һәм баянчы, җырчы Илфир Искәндәровлар икенче тапкыр әти-әни булачак. Куанычлы хәбәрне Марсилә үзенең сәхифәсендә турыдан-туры язмыйча, үзенчәлекле итеп җиткерде. Популяр алып баручы бик матур итеп хатын-кызлар турында шигырь укый. Видео уртасында гына Марсиләнең бәби көткәне күренә. Ягъни, яңалыкны бары тик бу постка кереп, шигырьне тыңлаган кешеләр генә белә ала. Марсилә һәм Илфир Искәндәровлар гаиләсендә Радэль исемле малай үсеп килә инде. Ул тиздән энеле яки сеңелле булачак.

Алып баручы үзләренә килгән бихисап күп котлауларга рәхмәт сүзләре язды, язылучыларыннан килгән кызыклы сорауларга да җаваплар бирде.

Һаман эшлисезме әллә?

Бу атна 2024 елның соңгы бәйрәмен алып бардым. Әле һаман чакыралар. Оят инде кеше алдында йөрергә, фил кадәр булып. Ышанычыгыз өчен бик зур рәхмәт һәммәгезгә дә. Яраткан эшемне бик сагыначакмын. Ләкин азрак туктап та торасым килә, чөнки авырайтып җибәрә башлады, аяклар шешә башлады. Ә болай бер ярты ай эшләр идем әле.

Авырга тиз уздыгызмы?

Монысы – бик шәхси сорау кебек. Гастроль турының нәтиҗәсе. Кайсыдыр концерт бик уңышлы үткән.

Гендер-пати ясыйсызмы?

Ю-юк, бөтенләй теләгем дә булмады, чын. Илфир теләгән иде, аңа да шаккаттым. Тумаган баладан шоу ясамыйк әле, дидем. Исән-имин алып кайткач бәйрәм итәрбез.

Нигә моңарчы әйтми йөрдегез?

Әле ничек ул соңгы постны чыгардың, диегез. Икенче көнне генә аңыштым бугай, ник куйдым инде, шундый тыныч, рәхәт кенә ята идем, дип. Әти-әниләргә дә дүртенче ай киткәч кенә әйттем әле мин. Тыныч кына йөрдем, рәхәт булды.

Әниегезнең реакциясе нинди булды бәби көтүегезгә?

Дөресен әйткәндә, бик сөенмәде кебек. Шокта булды инде, аңлашыладыр. Безгә калдырып, концертына таяр, дидеме икән?

Илфирга ничек әйттегез? Аның реакциясен күрсәтегез әле.

Реакцияләрен төшермәдем, без андый кешеләр түгел. Үзебезнең шәхси мизгелләрне төшермибез. Тоттым да әйттем машинада, банкеттан кайтып барганда. Төнге 2 иде. Ә иртән Дагыстанга киттек. Хис-кичерешләребез аңлашылырлык түгел иде. Айлар буе йокы күрмәгән, концерт мәшәкатьләре, сезон ябылышы һәм менә шундый яңалык.

Планлаштырмаган идегезмени?

Каян килеп чыга соң бу сорауларыгыз, Ходаем? «Не залетела» инде, без – адекват кешеләр, барысы да уйланылган, – дип яза Марсилә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100