Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марсилә Искәндәрованың кемне көтүе билгеле булды - гендер-патидан видео

Гендер-патины булачак әнинең туган көнендә оештырганнар.

news_top_970_100
Марсилә Искәндәрованың кемне көтүе билгеле булды - гендер-патидан видео
https://www.instagram.com/marsilyashka/

Алып баручы, журналист Марсилә Искәндәрова малай көтә. Бәбинең җенесен гендер-патида шар шартлатып белгәннәр. Шар эченнән зәңгәр төстәге ялтыравыклар коела. Марсилә сөенечле мизгелнең видеосы белән инстаграмда уртаклаша. Гендер-патины булачак әнинең туган көненә туры китереп оештырганнар.

Марсиләнең күп инстадуслары алып баручының бәби көткәнен аңламыйча да калган. Күпләр өчен бу сюрприз булган.

«Бәхетле, сау-сәламәт, тигез канатлы булсын! Безнең Искәндәровларның футбол командасына бер егет!», «Еламыйча, тыныч кына карап та булмый! Бик шатлыклы көннәрегез!», «Бик шәп, зур таяныч, терәк булырлык бала булсын, әти-әни бәхете яусын үзегезгә дә! «Күпме карап барып, мин бит бәби көткәнегезне аңламый да калганмын. Улыгызны исән-сау кулыгызга алырга, бәхетле әти-әни булырга язсын», — дип матур теләкләр юллый аларга инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100