Алып баручы, журналист Марсилә Искәндәрова бәби тапкан. Яшь әни сөенече белән инстаграмда уртаклаша.
«Тәүге тапкыр әни булдым! Ходаема мең шөкер, без хәзер өчәү. Әтисе, котлыйм. Моңарчы бәхет турында нәрсә белгәнмен соң мин… Йөрәгеңнән өзелеп төшкән сабыеңны күкрәгеңә куйганда, менә ул бәхет икән! Монда сүзләр артык инде», — дигән ул.
Инстачылар Марсиләне әни булуы белән тәбрикләп, сабыйның сау-сәламәт һәм акыллы булып үсүен теләгәннәр.
Марсиләнең малай көтүе турында биредә язган идек.