Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марсилә Искәндәрова: «Мин чын мәгънәсендә гаилә кешесе икән»

Алып баручы Марсилә Искәндәрова үзенең ялгышканын аңлаган. Элек гел эш-эш дип янып йөргән карьеристка Марсилә хәзер үзен тулысынча гаиләсенә багышлый икән. Кыскасы, улы туганнан соң алып баручы тулысынча үзгәргән.

news_top_970_100
Марсилә Искәндәрова: «Мин чын мәгънәсендә гаилә кешесе икән»
https://www.instagram.com/marsilyashka/

«Нәкъ бер ел элек бәйрәм алдыннан йөрәк астымда нәнүс яши башлаганын белгән идек. Зур шатлык белән каршы алдык узып баручы елны. 2021 дә без Радэльлы булдык. Элегрәк үземне карьеристка дип уйлап бик ялгышканмын, мин, чын мәгънәсендә, гаилә кешесе икән. Улым тугач, моны тагын да ныграк аңладым. Яңа елда бала бәхете телим, ихлас күңелдән теләүчеләргә», — дип язган ул инстаграм сәхифәсендә. Инстачылар бик сорагач, кечкенә Радэльнең беренче фотосын да урнаштырган.

Кечкенә егет турында Алмаз Мирзаянов Марсиләнең үзенә охшаган дип язган. Зәринә Хәсәншина: «Матур кешеләрдән матур бала туа инде», — дип язып калдырган.

«Күз карашлары гел синеке. Бәхетле булсын кәтүгебез»;

«Әтисе малае»;

«Илфирның әнисенә охшаган», — дигән комментарийлар да бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100