Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Маршрутка юл кырыена төшеп капланган: 19 кеше имгәнгән

Имгәнүчеләр арасында балалар да бар.

news_top_970_100
Маршрутка юл кырыена төшеп капланган: 19 кеше имгәнгән

Ульяновск өлкәсендә Урта Якуша-Новочермешанск юлында маршрутка юл һәлакәтенә очраган. 19 кеше имгәнгән. 

Пассажирлар утырган «Газель» машинасы юл кырыена төшеп киткән. Имгәнгән кешеләрнең уникесен хастаханәгә озатканнар, шулар арасында ике бала һәм йөкле хатын бар.

Тагын җиде кешегә табиблар урында ярдәм күрсәткән. Балалы хатынга хастаханәгә барырга киңәш итсәләр дә, ул баш тарткан. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Полиция мәгълүматы буенча, маршрутка кюветка төшеп киткән һәм капланган. машина йөртүче идарәне югалткан булуы ихтимал. Авария булган юлда машиналар хәрәкәте кыенлашкан, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100