Марсель хәзрәт Кәримов: «Тимернең җирдә булуы йолдызлардан «иңдерелүе» белән аңлатыла»
Буа мәдрәсәсе җитәкчесе урынбасары, Буаның «Әниләр» мәчете имамы, мәктәптә тарих, җәмгыять белеме, биология, география укытучысы Марсель хәзрәт Кәримов Коръәндәге могҗизаларны аңлата. Бу юлы ул тимернең килеп чыгышы турында сөйли.
«Җиргә иңдерелгән» металл
Коръәндә моның хакында нәрсә әйтелә?
«Әл-Хәдид» («Тимер») сүрәсендә Аллаһ Раббыбыз болай ди:
لَقَدْ أَرْسَلْنَا رُسُلَنَا بِالْبَيِّنَاتِ وَأَنزَلْنَا مَعَهُمُ الْكِتَابَ وَالْمِيزَانَ لِيَقُومَ النَّاسُ بِالْقِسْطِ ۖ وَأَنزَلْنَا الْحَدِيدَ فِيهِ بَأْسٌ شَدِيدٌ وَمَنَافِعُ لِلنَّاسِ وَلِيَعْلَمَ اللَّهُ مَن يَنصُرُهُ وَرُسُلَهُ بِالْغَيْبِ ۚ إِنَّ اللَّهَ قَوِيٌّ عَزِيزٌ
«Без расүлләребезне ап-ачык дәлилләр белән җибәрдек һәм алар белән бергә китапларны һәм кешеләр гаделлектә торсыннар өчен мизанны иңдердек. Тимерне дә [яралтылу хөкеме белән күктән] Без иңдердек [һәм аны мәгъдәннәрдән чыгару юлын да сезгә өйрәттек], аңарда [уттан башка берни белән дә йомшарта алмаган] зур куәт һәм кешеләр [бөтен эшчәнлекләрендә кулланулары] өчен файдалар бар…»
«Әл-Хәдид (Тимер) сүрәсе, 57:25
Бу аятьтәге «иңдердек» сүзе гарәп телендә «әңзәлнә» дип әйтелә, ул «төшердек», «иңдердек» мәгънәсен бирә.
Фото: © Марсель хәзрәт Кәримов
Фән нәрсә әйтә?
Хәзерге астрофизика белеме тимернең Җирдә килеп чыгышы турында нәкъ менә шуны сөйли:
Йолдызлар эчендә барлыкка килүе
Гади йолдызлар, мәсәлән, безнең Кояш, эчендә водородны гелийга әверелдерү юлы белән энергия чыгара. Тимер кебек авыр элементлар, ә аның барлыкка килүе өчен бик зур басым һәм температура (йөзләрчә миллион градус) кирәк. Моңа ирешү өчен йолдыз Кояштан 8 тапкыр зуррак булырга тиеш. Әлеге гигант йолдызлар «үтә яңа йолдыз» (supernova) булып шартлаганда гына тимер барлыкка килә ала.
Галәмнән Җиргә килүе
Бу гигант шартлау вакытында барлыкка килгән тимер галәм киңлегенә сибелә. Соңыннан, бу тимер тузаны һәм кисәкчәләре башка газ-тузан болытлары белән кушылып, яңа йолдызлар һәм планеталар барлыкка китерә. Безнең Җир дә, аның эчендәге тимер дә, нәкъ менә шушы борынгы галәми вакыйгалар нәтиҗәсендә барлыкка килгән.
Шулай итеп, безнең планетада тимернең булуы аның Җирдә барлыкка килүе түгел, ә чын мәгънәсендә күктән, йолдызлардан «иңдерелүе» белән аңлатыла. Бу хакыйкать Коръәндә 1400 ел элек әйтелгән, ә кешелек моны фәнни юл белән XX гасырда гына ачты.
- Марсель хәзрәт Кәримов: «Изге Коръәндә кеше эмбрионының үсеш дәверләре аңлатыла»