news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марсель хәзрәт Кәримов: «Кырык яшь – тормышта борылыш ноктасы»

news_top
Марсель хәзрәт Кәримов: «Кырык яшь – тормышта борылыш ноктасы»
Фото: Марсель хәзрәт Кәримов тәкъдим итте

Буа мәдрәсәсе җитәкчесе урынбасары, Буаның «Әниләр» мәчете имамы, мәктәптә тарих, җәмгыять белеме, биология, география укытучысы Марсель хәзрәт Кәримов кеше гомеренең мөһим ноктасы – 40 яшь турында аңлатты.

Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә:

«Без кешегә ата-анасына игелек күрсәтүне әмер иттек. Анасы аны мәшәкать белән [тугыз ай карынында] йөртте һәм аны авырлык белән тудырды. Аны йөртүе һәм [имчәктән] аеруы – утыз ай. Нәтиҗәдә, ул [бала яшәп] куәтле чагына ирешкәч һәм [шуннан соң] кырык яшенә җиткәч: «И, Раббым! Миңа һәм ата-анама биргән [сансыз] нигъмәтеңә шөкер итүемне, Син разый булган изге гамәлләр эшләвемне миңа күндер. Минем өчен минем [үземнән соңгы] нәселемне изгеләрдән кыл. Һичшиксез, мин Сиңа тәүбә иттем һәм мин [гамәлләрен сиңа тапшырган] мөселманнарданмын», – диде».

«Әл-Әхкаф / Ком таулары» сүрәсе, 46:15

Бу аятьтә Аллаһ Тәгалә кеше гомеренең аерым бер баскычын – кырык яшьне ассызыклый. Ул егерме дә түгел, утыз да түгел. Бу сан очраклы түгел. Ул – мөһим, борылыш ноктасы.

Ни өчен нәкъ кырык яшь? Пәйгамбәребезгә салләллаһү галәйһи вә сәлләм Коръән 40 яшьтә иңә башлады, Әбү Бәкер радыяллаһү ганһү дә дингә шул яшьтә басты. Бу яшькә кадәр кеше гадәттә эзләнү, уку, карьера, дөнья мал-мөлкәт җыю белән мавыга. Ләкин кырыкка таба анда ниндидер үзгәреш була: дөньяның вакытлы икәнен, гомернең ахырга якынлашканын аңлый башлый. Теләкләре үзгәрә. Ул хәзер байлык, дәрәҗә генә түгел, ә чын мәгънәле тормыш эзли башлый.

«Кырык яшь – ул гомернең яртысы, аннан соң ахирәткә нык әзерләнү кирәк»

Бу аятьтә кырык яшьтәге мөэминнең догасы китерелә, ул берничә өлештән тора:

1. Шөкер итү – «Раббым, миңа шөкер итү насыйп ит». Билгеле, Аллаһ безгә исәнлек, иман, гаилә, ризык бирде. Ләкин чын шөкер – тел белән генә түгел, ә гамәл белән. Бу – бәндәнең Аллаһка буйсынуы, аның нигъмәтләрен дөрес юлда куллануы.

2. Әти-әнисенә дә караш үзгәрә, алар өчен дә дога кыла башлый. «Миңа һәм ата-анама», – ди.

3. Изге гамәл – «Үзең разый булган изге гамәлләр кылырга ярдәм ит». Кырык яшьтән соң кеше үзенә сорау бирә: «Мин бу дөньяда нишлим? Минем гамәлләрем белән Аллаһ риза буламы?» Әгәр 40 яшенә кадәр кеше бары тик үзе өчен яшәсә, шуннан соң ул Аллаһ өчен яши башлый.

4. Нәсел өчен дога – «Минем өчен [үземнән соңгы] нәселемне изгеләрдән кыл». Ул үзеннән соң балалары турында кайгырта. Иң кыйммәтле мирас – акча яки йорт түгел, ә тәкъвалык, тәрбия, иман.

5. Бу доганың ахырында мөэмин әйтә: «Инни тубту иләйкә» – «Мин Сиңа тәүбә иттем». Кырык яшь – тәүбә вакыты. Кеше үзенең узып киткән гомеренә күз сала, хаталарын күрә, һәм Аллаһка чын күңелдән кайта. Бу тәүбә – бер генә тапкыр түгел, ә гомер буена дәвам итүче халәт.

6. Соңыннан әйтә: «Вә инни минәл-мүслимин» – «Мин мөселманнарданмын». Бу – аның иманын яңартуы, Аллаһ каршында баш июе.

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән:

«Күпчелек кешеләрнең гомере 60-70 яшь арасында. Әгәр кемнең гомере шуннан узып китсә, ул – Аллаһның рәхмәте белән» (Тирмизи).

Кырык яшь – ул гомернең яртысы, аннан соң ахирәткә нык әзерләнү кирәк. Әгәр кырык яшькә җитмәгән булсагыз – әзерләнегез, күңелегезне Аллаһка буйсындырыгыз. Әгәр кырык яшьтән узган булсагыз – уйланыгыз: сезнең догагыз нинди? Аллаһка шөкер итәсезме, изге гамәл һәм нәсел төзәтүне сорадыгызмы?

Изгелек эшләүдә тырыш булыйк. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткән:

«Иң яхшы кеше — гомере озын булып, гамәле дә изге булган кеше».

Аллаһы Тәгалә безнең барыбызга да кырык яшьнең хакыйкатен аңларга насыйп итсен. Ул яшьтә шөкер итүче, тәүбә итүче, изге гамәлле бәндәләрдән булырга ярдәм итсен. Нәселләребезне дөреслектә һәм иманда сакласын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар