Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марсель Вәгыйзов укырга кергән: «Әле икенче курста гына мин»

Марсель Вәгыйзов 2021 елда мәдрәсәгә укырга кергән.

news_top_970_100
Марсель Вәгыйзов укырга кергән: «Әле икенче курста гына мин»

Марсель Вәгыйзов соңгы елларда дини җырларны еш башкара. Җырчы Казандагы «Исламны кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсә»нең икенче курсында белем ала. 

«Мин хәзерге вакытта урта дини белем алам. Читтән торып укыйм. Укуны тәмамлагач, имам булып эшләп була. Алга таба укырга теләгем дә бар. Бәлки, Россия ислам академиясенә керермен, Аллаһ боерса. Безне ислам диненең төп фәннәре буенча укыталар. Алар арасында гарәп теле, Коръән һәм башкалар бар», – ди Марсель.

Җырчының дини җырлар башкаруы аның күңел халәте белән бәйле. «Бер кешенең әйткән сүзләре күңелгә сеңеп калган. Ул болай диде: «Аллаһы Тәгалә тарафыннан кешегә, стандарт әйберләрдән кала, тагы берничә әйбер бирелә, мәсәлән байлык, талант яки тавыш һ.б. Һәм Кыямәт көнендә әлеге әйберләре өчен кешедән: «Нинди юлда, ничек итеп кулландың?» – диеп соралачак», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100