news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Марсель Вәгыйзов - "Дусларыңны онытма"

«Яшьлек белән хушлашу» спектакленнән "Дусларыңны онытма" җыры.

news_top
Марсель Вәгыйзов - "Дусларыңны онытма"

"Дусларыңны онытма"

Әнгам Атнабаев шигыре, Рим Хәсәнов көе

Кош баласы канат белән туа,
Һаваларга менеп югала.
Кешеләр дә кош баласы кебек
Үз язмышын эзләп юл ала.

Тормыш юллары катлаулы —
Бер ялгызың юл үтмә,
Йөрәк канаты булырдай
Дусларыңны онытма.

Орлыклардан гөлләр тусын өчен
Чәчкәләргә чәчкә эндәшә.
Кешеләр дә гөлчәчкәләр кебек,
Кешеләргә бәхет өләшә.

Тормыш юллары катлаулы —
Бер, ялгызың юл үтмә,
Йөрәк чәчкәсе булырдай
Дусларыңны онытма.

Төрле якка китәр юлларыбыз,
Онытмаек яшьлек юлларын,
Ерак еллар аша хәтерләек
Шушы саубуллашу җырларын,

Тормыш юллары катлаулы —
Бер ялгызың, юл үтмә,
Йөрәк җырлары булырдай
Дусларыңны онытма.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар