«Төньяк-көнбатыш» диалектында диктант яздырган Марсель Сәлимов: «Бу - галимнәр эше»
Татарстан Милли музее филиалы – «Татар китабы йорты»нда Башкортстанның халык язучысы, сатира остасы, шагыйрь һәм публицист Марсель Сәлимовның «Мар.Сәлим чыбыркысы» дип исемләнгән шигырь җыентыгы тәкъдим ителде. «Интертат» хәбәрчесенә ул татар-башкорт халыклары мөнәсәбәтләре, төньяк-көнбатыш диалекты турында сөйләде.
Марсель Сәлимов – 1949 елда Борай районында туган, сатирик һәм юмористик шагыйрь, язучы. Башкортстанның халык язучысы. Россия һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. «Һәнәк» журналының баш мөхәррире (1980—2010), Башкортстан Журналистлар союзы рәисе (1996—2006). Бөтендөнья башкортлары корылтае делегаты.
Марсель Сәлимов даими рәвештә Казанда булып тора.
2020 елда Марсель Сәлимов башкорт теленең «Төньяк-көнбатыш» диалектында диктант яздырды.
Бу диктантны яздырган өчен аңа Радий Хәбиров Рәхмәт хаты тапшырды.
«Татарстаннан килгән китаплардан, дәреслекләрдән башкалабыз – Казан, дип укып үстек»
– Марсель абый, Сез Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген кызыл дипломга тәмамлагансыз. Ни өчен әлеге факультетны сайларга булдыгыз?
– Безнең якларда – Борай районы Сәет авылында – башлангыч сыйныфтан 8нче сыйныфка кадәр укыту татар телендә иде. Мин – башкорт егете, ләкин без татар әдәбиятын, мәдәниятен бик яхшы белеп үстек. Совет заманында укыту эшләре күпкә югары була торган иде: акча биреп, диплом алу юк иде. Шул вакытта 8нче сыйныфтан башлап шигырьләр яза башладым. Беренчесе сатирик шигырь иде. Анда бүгенге көндә дә актуаль булган эчкечелек кебек проблема яктыртыла. Бу тема бетмәде, киресенчә, чәчәк атты.
Шунысы кызык: 1950-1960 елларда без Татарстаннан килгән китаплардан, дәреслекләрдән укыдык. Башкортстанда: «Башкалабыз – Казан!» – дип, китаплардан укып үстек. Хәзер инде ул үзгәрде. Ул вакытта, димәк, безне җирле дәреслекләр белән тәэмин итү мөмкинлеге булмаган.
Миңа татар әдәбияты якын, мин аны өйрәндем, әйтүемчә, 8нче сыйныфка кадәр бездә татар телен һәм әдәбиятын укыттылар. Ә беренче шигырьләремне («Җуелган «бишле», «Минем җизни» һ.б.) башлангыч сыйныфта укыганда яздым. Шигырь язганда башкортча шигырьне татар телендә дә язып куям. Укыган вакытта да, бер үк вакытта башкорт телендә язылган шигыремне – татар теленә, татар телендә язылган шигыремне башкорт теленә әйләндереп укый алам. Шигырьләрне берьюлы 2 телдә язам.
8нче сыйныфны тәмамлаганда татар әдипләрен белә идем, Габдулла Тукай, Муса Җәлилләрнең әсәрләрен чынлап торып өйрәндем. 9-10 сыйныфларны районга барып, рус мәктәбендә укыдым. 9-10 сыйныф татар әдәбияты программасын үзлегемнән өйрәндем. Сәләтсез булсам, татар һәм башкорт әдәби телләрен тиз үзләштерә алмас идем. Балачакта журналист-язучы булырга хыялландым. Журналистика факультеты Казанда – Казан дәүләт университетында иде. Апам Уфага урнашкач, үзе янына чакырды.
Шулай итеп, Роберт Миңнуллин белән бер елны Башкорт дәүләт университетына татар бүлегенә укырга керергә килдек. Минем татар теленнән «4»ле, тарих «5»ле, рус теле «4»ле иде. Робертның рус теленнән баллары азрак иде, керә алмады. Җырлап дигәндәй, университетка укырга кердем. Ә Роберт Яркәйгә кайтып китте, редакциядә эшләп алды, аннан соң Татарстанга юл тотты...
«Шул бер үк авылда башкорт та бар, татар да бар. Моның нәрсәсе начар?»
– Дүрт ел элек Башкортстанда Халыкара диктантта катнаштыгыз, төньяк-көнбатыш диалектында текст укыдыгыз. Бик күп бәхәсләр булды...
– 1995 елда «Мин сүләем» дигән китабым чыкты. Ул безнең авыл телендә – Сәет авылы телендә язылган. Өфөлә үҙләренсә һөйләйләр, Казанда үзләренчә сөйлиләр, ләкин Уфа белән Казан арасындагы кешеләр – без үзебезчә сүләйбез. Безнең авылда «сүләйләр». Бу – безнең авыл кешеләренең сүзе, бездә «әтәй-инәй» диләр, Казанда «әти-әни» диләр, Уфада – «атай-әсәй». Шуңа күрә мин бик җиңел аерам: «Әтәй-инәй» ди икән, ул – башкорт. «Әти-әни, бармыйм-кайтмыйм» ди икән, ул – татар». Башны катырасы юк. Безнең авылда: «Мин сүләем, нәмәкәй», – диләр. Моны – төрки тел, борынгы башкорт теле, дип әйтәләр. Шул бер үк авылда башкорт та бар, татар да бар. Моның нәрсәсе начар? Нигә аны бу – авыл тулаем татар авылы, бу – авыл башкорт авылы дип, бүләргә? Бу – тулысынча татар авылы, бу – тулысынча башкорт авылы дип кенә әйтеп булмый. Монда татар утыра, монда башкорт утыра. Ире – башкорт, хатыны – татар... «Татар авылы», «башкорт авылы» дип аерып әйтү – иң юньсез кешеләрнең эше.
Шул темага багышлап, «Яхшы кешеләр артсын» дигән шигырь дә яздым.
Безнең авыл елга буенда урнашкан. Ә борынгы башкортлар мәҗбүри рәвештә елга буенда торганнар. Шул ук вакытта хәзерге Татарстан ягыннан, Явыз Иваннан качып, татарлар килгән. Башкортлар татарларны бишкуллап каршы алган, бергәләшеп тора башлаганнар. Шушы кешеләр арасында «әти-әни, бармыйм-кайтмыйм» дип сөйләшүчеләр бар, алар – татар. Аларны башкорт дип әйтеп булмый. Ләкин шулар арасында минем кебек «мин бармаем, мин кайтмаем» дип сөйләшүчеләр бар. «Татар китабы йорты»нда үткән очрашуның да исемен «Тузан кундырып тормаек Өфө – Казан юлына..!» дип атадым.
Алайга калса, татар телендә сүзләр бер төрле языла, икенче төрле укыла. Инглиз телендәге кебек. Башкорт телендә ничек әйтелә, шулай языла. Татар милләтчеләре: «Татар телен башкорт теленә әйләндергәнсең», – диләр. Башкорт милләтчеләре: «Безнең телне татарлаштырасың», – диләр. «Мин сүләем» китабына башкорт алфавитының барлык хәрефләрен керттем. «Җ» һәм «ҫ» хәрефләрен дә керттем.
Шуңа күрә «әдәби тел» дип йөргән татар һәм башкорт милләтчеләренә, рәхәтләнеп, шаярып: «Бүгенге әдәби тел – ясалма тел, ул халык сөйләшкәнчә түгел. Уйлап чыгарылган. Менә безнең авылда шулай сөйләшәләр. Татар әдәби теленә нәрсәнедер үзләренә, башкорт әдәби теленә нәрсәнедер үзләренә алган», – дим. Мин милләтче дә, динче дә түгел. Иң юньсез кешеләр үзенең милләтен котырта башлый. «Мин – татар яки мин – башкорт, мин – әйбәт кеше», – дип. Кайберләре үзләрен «политолог» дип йөргән була.
Ләкин «Мин сүләем» дигән китабым чыкканнан соң, Зиннур Нургалин дигән академик: «Мин бит гомер буе шуны күтәрергә уйлаган идем», – диде. Элек, 20нче елларда, татар белән башкорт телен аерырга теләгәннәр. Махсус, аерылып торсын дип. Ләкин алар – бик якын телләр. Юкка. Шуңа күрә башкорт әдәби теле итеп көньяк яктагысын алганнар, безнең яктагысын түгел. Ике генә сөйләш – диалект булган, өченче диалект торып калган. Шуңа күрә аны татар теленең диалекты кебек дип баралар. Хәзер шул диалектны торгыздылар. Нишләп аны әле генә торгыздылар? Мәсәлән, минем кебек кешеләр – башкортлар – үзләрен башкорт дип йөри, телләрен – татар теле, ди. Болай була алмый бит? Шуңа күрә өченче диалектны торгызып, шуны өченче диалект итеп тәкъдим итәләр. Бу – галимнәр эше. Теләсә нишләсеннәр, аларның эше.
«Син – башкорт, син – татар» диюне онытып бетергәннәр»
– «Мин сүләем» шигырьләр җыентыгы 5 мең тираж белән чыкты. Ул бик күп районнарга таралган, хәтта көньяк районнарга да барып җиткән. «Мин сүләем» китабын «татар һәм башкорт халыкларының мәңгелек дуслыгына» дип яздым. Мин – татар әдәбиятын да начар белгән кеше түгел, башкорт әдәбиятын да начар белгән кеше түгел, чөнки башкорт әдәби телен өйрәндем һәм хәтта имтихан бирдем.
Башкортстанның төньягында яшәгән тарихи башкортларның теле, әдәби теле танылмаган. Татарлар аны «татар теленең диалекты» дип йөртә, хәзерге вакытта башкортлар «башкорт теленең диалекты» дип әйтә. Бу – тарихи башкортлар. Ләкин шул ук вакытта бүгенге Татарстан ягыннан Явыз Иван заманындагы күчеп килгән татарлар бар. Алар – татар булып кала. Җирле башкортлар – тарихи башкортлар да бар, татарлар да бар, алар аралашып, дуслашып яши. Инде, гомумән, «син – башкорт», «син – татар» диюне онытып бетергәннәр.
«Һәнәк» журналында баш мөхәррир булып эшләгәндә, урынбасарым – Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев: «Син башкорт дип, син татар дип/ Әрләшмәек, туганнар...» – дип шигырь язган иде. Мин бу мәсьәлә турында «Мар.Сәлим чыбыркысы» шигырь җыентыгында да яздым («Яхшы кешеләр артсын» шигыре).
Татар телендә чыккан яңа китабымның ни өчен «Мар.Сәлим чыбыркысы» дип аталганын әйтеп үтим әле. Минем «Салават камчысы» дигән бер шигырем бар иде. Башкортстанда Салават исемле кешеләр бик күп, чөнки матур исем, милли герой исеме, Салават Юлаевның һәйкәле дә Агыйдел ярында тора. Салават исемле башкортлар да, татарлар да бик күп. Ләкин шушы исемне йөрткән малайлар, егетләр, хәтта ирләр арасында да милли батырыбызга тап төшерәләр, аның исеменә лаек булмаган ир-атлар җитәрлек дип әйтәм. Шуңа да бу китапны баштан «Салават камчысы» дип атамакчы идем. Олы кешеләр, бөек шагыйрьләр белән киңәшләшкәннән соң, китапка «Мар.Сәлим чыбыркысы» дип исем бирдек.
Татарстан китап нәшриятында 10 елга 1 генә китап чыгарам, татар телендә китапларымны «Идел-Пресс»та да чыгардым. Башкортстанда – Уфада да, майлап-җайлап, 1-2 китабымны татар телендә чыгардым. Гомумән алганда, дистәләгән китабым татарча чыкты.