Алып баручы, режиссер Марсель Мәхмүтовка «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелгән. Аны сторислары аша дуслары, коллегалары тәбрикли. «Марсель бу исемгә лаек», «Тырыш хезмәт нәтиҗәсе» дип бәяләгәннәр алар бу яңалыкны.
«Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән шәрәфле исеме белән котлыйбыз Марсельне. Исемнәр бирелә торган комиссия безнең дини концертларга керткән өлешеңне дә бәяләгәндер», – дип тә язып калдырган үзенең сәхифәсендә адашы Марсель Әхмәдуллин.