Марсель Галиевка - 75: «Ул әдәби телнең иң бөек мөнбәренә менгән»
Бер карашка җитди кыяфәтле иҗат әһелен күргәч, чыннан да, Марсель абый булды микән дип уйлап куйдым. Ә бу җитди карашлы кеше эчендә үткен күзле рәссам, талантлы прозаик яшеренгән икән. Аны яхшы белгән каләмдәшләре теләсә кемне якын китерми дисә дә, халык язучысы Марсель Галиев әңгәмәдәше булу бәхетенә ирештем.
Марсель абый белән якыннан танышканчы, аны «Татмедиа» бинасында берничә тапкыр очратканым булды. Йомшак җан инде мин, нишләтәсең, «Бу абый бик кырыс кешегә охшаган», — дип куя идем аны күрүгә. Ә инде Марсель абыйның берсеннән-берсе матур повестьләре белән университет программасында таныша башлагач, җырларын Татар халык хорында җырлый башлагач, бу уемнан кире кайттым.
«Миләүшә», «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Көзге моң», «Кайту», «Нинди моң бар синең күзләреңдә» кебек җырлар радиодан яңгыраганда кем генә бергә кушылып җырламады икән? Бу җырларны халыкка Хәйдәр Бигичев, Айдар Фәйзрахманов, Винера Ганиева танытты һәм алар бренд булып калды.
Марсель абый үзе бик тә яхшы әңгәмәдәш, оста психолог, киңәш бирүче. Вакытны чамалап тормасаң, ул синең белән сәгатьләр буе бертуктаусыз сөйләшеп утыра ала. Вакыт булса, көннәр буе тыңлап утырыр идем аны…
«Керделе-чыктылы холыклы хатын-кыз белән яши алмас идем»
— Марсель абый, кичәгә әзерләнү күпме мәшәкать… Туган көннәрне зурлап үткәрергә яратасызмы? Кемдер «әнә, хатын кушты бит», дигәнгә генә үткәрә…
— Туган көнгә бик исем китми. Бәләкәй чакта бөтенләй белмәдем. Туган көнем 8 октябрьдә, соңгы елларда октябрьдә Төркиягә бару традициягә әйләнде. Котлау, мактауларны авыр кичерәм.
— 70 яшьтән соң икенче сулыш ачыла дип әйтәләр. Нинди халәт ул, аңлатыгыз әле?
— Кешеләр 75 яшькә җиткәнне искәртеп тора. Акыл кимеми. Кайчак кеше исемнәрен онытам. Күңелнең үзенең яше бар, ул акылга да, физик тәнгә дә кагылмый.
Элек 75 яшькә җиткән кешеләрне өлкән дип, аларга өметсезлек белән карый идем. Мин аны сизми дә калдым. Үземне 75 яшьтә дип уйламыйм.
Олы яшькә җитү өчен гаилә ныклыгы кирәк. Тормыш иптәшем Динәгә рәхмәтле. Ул — фән кешесе. Шулай ук кызыбыз Зөлфиягә дә рәхмәтләрем чиксез, ул — медицина кандидаты, кардиолог. Ике галим мине тәрбияләп, шушы яшемә китереп җиткерде.
Өйләнгәч, гаилә тормышына күнегеп китә алмадым. Мин тулай торакларда төркем-төркем яшәп ияләшкән идем. Хәтерлим: бер бүлмәле бер матраста ятып калдым, хатыным Уфага киткән иде. Читлеккә ябылган ирекле кош кебек идем. Гаилә тормышына акрынлап күнектем.
— Хатыныгыз нинди Сезнең?
— Динә — акыллы хатын. Ә акыллы хатын-кыз белән яшәве кыен түгел. Кайбер хатын-кызның холкы керделе-чыктылы була, андый хатын белән яши алмас идем. Миңа тынычлык кирәк.
Яшь вакытларда кайчак салып та кайта идек, моңа ул тыныч карый. Икенче көнне генә сүз әйтә ала. Исереп кайткан көнне ябышырга ярамый — күпчелек хатын-кыз шуны белми. Хатыны ярсып каршы алгач, билгеле, сугыш китә. Ашыкмаска кирәк — икенче көнне дә әйтеп була бит аны.
Зөлфия кызым әйбәт укыды. Мәктәбен ерактан гына күрдем, гомеремдә дә мәктәп эченә кергәнем булмады. Әйбәт укыгач, барып йөрмәдем. Медицина институтына керде. Әле хәзер дә безне кайгыртып тора, дарулар калдырып китә.
— Хәзерге акылыгыз белән 17 яшьлек Марсель Галиевка нәрсә теләр идегез?
— 17 яшьлек Марсель Галиев минем тәкъдимнәрне кабул итмәс иде. Кире кеше иде. Ул үзенчә яшәп, үзенчә хаталаныр иде. Мин күбрәк иҗат йортларында яздым, өйдә минем интегеп язып утырганны күрмәделәр дә. Заманында тәмәкесен дә тарттым, салгалаган да булды. Иң мөһиме — вакытында арынырга.
Кешесе нинди — кичәсе шундый
Ә хәзер кичә турында берничә сүз. Кичәне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Кыямов белән Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Вәлиева алып барды.
Артистлардан Филүс Каһиров, Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев, Рамил Миндияр, Рөстәм Насыйбуллин, Артур Минһаҗев шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырларын яңгыратты. Бер төркем шагыйрьләр — Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәнил Гыйләҗев, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Баттал, Эльмира Җәлилова сәхнәдән шигырьләрен яңгыратты.
Камаллылар: Фәннүр Мөхәммәтҗанов, ТРның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов, ТРның атказанган артисты Фәнис Җиһанша Марсель Галиевның шигырьләрен иң озак укучылар рәтендә. Шигырьнең мәгънәсенә туры китереп, ачына-төченә, кирәк икән, төкерекләрен чәчә-чәчә хисләргә бирелеп сөйләделәр. Шигырьне менә алар кебек сөйләсәң, һәр кешегә дә барып җитә торгандыр ул: монда ялгыш кына күзенә йокы төшкән бер-ике кеше дә уянып торып утырды.
Була шундый кичәләр: ул озак бара, кайчан бетә бу дия-дия бертуктаусыз сәгатеңә карыйсың, авыр йөк ташыгандай, кичәдән соң арып-талып кәефсез булып кайтып китәсең. Марсель Галиевның кичәсе дә озын иде: тәнәфессез 2 сәгать 20 минут барды. Ләкин кешесе нинди — кичәсе шундый. Марсель абый җиңел кеше булгангамы, кичәдән ял һәм ләззәт алып чыктым. Бик «эстетично» булды.
Җырлар дигәннән, Хәйдәр Бигичев тавышын сагынып утырдым. «Кайту», «Көзге моң», «Миләүшә» җырлары нәкъ аның башкаруында йөрәккә сеңеп калган. Ул гына бу җырларны таш-кыяларга бәрелгәндәй ярсып, үтемле һәм ягымлы җырлый аладыр төсле.
«Кайчан да булса үземнең дә кичәм шунда үтәр дип башыма килмәде»
Кичә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә оештырылган иде. Марсель абыйга якын урын бу.
Университетны тәмамлап, язучылар оешмасында эшләгәндә беренче мәртәбә әдәби-музыкаль кичәләрне алар нәкъ шушы урында үткәрә башлый. Шушы сарайда, тулы залларда.
— Ишекләрне ватып, чак кына кулны сындырмый калдылар. Пыяла ишекләр шартлап ватылды. Сибгат Хәким кичәсендә кешеләр идәнгә утырды… Шунда ук Хәсән Туфан, Нурихан Фәттахның да кичәсен үткәргән идек. Кайчан да булса үземнең дә кичә шунда үтәр дип башыма килмәде.
Бу рәтләрдә Гомәр ага Бәширов, Әмирхан ага Еникиләр утыра иде. Шуларны сагынып куйдым. Мин алар белән дус яшәдем. Үзләре турында да җылы сүз әйтергә туры килде, — дип алдагы рәтләргә төртеп күрсәтте ул.
Язучының оста рәссам-фотограф икәнен белмәүчеләр дә бардыр. Марсель абый Алтай, Кырым якларына сәфәрдәге фотоларын экраннан күрсәтеп, шәрехләп барды.
— Кечкенә чагымда рәсем ясау белән мавыктым. Дәү әни күреп, тәмугта интектерәчәкләр сине, дип куркытты.
Рәссам булмаганга үч итеп, фото төшерә башладым. Шуңа төшендем: Коръәндә рәсем ясауны тыя торган әйбер юк икән, аны ислам диненә махсус «вирус» итеп керткәннәр. Ислам дөньясын рәсем ясаудан тыеп торганнар.
Ислам дөньясында күбрәк шәрык халкы яши, алар хикмәтле рәссам булырга мөмкин дигәннән курыкканнар. Таш, тау, агач, гөмбә, чәчәкләрдә кеше сурәте бар. Аларны күргәч, мин Коръәнне яңадан укып чыктым, — диде ул.
Табигатебезнең гаҗәп күренешләрен тотып алган Марсель абыйның рәсемнәрен күргәч, бу фикергә әледән-әле инанасың.
Алга таба Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге «Казан нуры» оркестры катнашында шигъри-музыкаль номерлар кичәгә килгән кунакларның чыгышлары белән төрлеләндерелде.
Ркаил Зәйдулла: «Ул бездән таланты белән аерылып тора»
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Марсель Галиевның җитди булса да, хисле кеше икәнен, тел язмышын үзенеке кебек кичерүен әйтте. Ул аңа истәлекле бүләк һәм алтын төстә шәмаил тапшырды.
— Мин аның әсәрләрен укып белә идем. Иҗади дуслыгыбызга 40 ел.
Ул сәер дә, үзенчәлекле дә кеше. Киң күңелле, кешелекле чын татар шагыйре. Күңеле тулса, күз яшьләрен яшереп кала алмый. Халкыбыз гаме белән яши. Тел язмышын үзенең язмышы кебек кичерә. Ул бездән таланты белән аерылып тора», — диде ул кичәдә.
Марат Әхмәтов: «Марсель әфәнде уйлап кына сөйләшә»
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов республикабызның әдәби-сәнгать тормышына өлеш керткән өчен шагыйрьне ТАССР төзелүгә 100 ел медале белән бүләкләде.
Марат Әхмәтов баштан ук ихластан Марсель Галиевны «бик аз гына» белүе турында әйтте. «Аның белән берничә тапкыр гына очрашкан бар», — диде. Шуңа күрә аның турында әйтергә сүз багажы булмагач, татар язучылары әйтеп калдырган сүзләрне укуны кулай күрде:
— Марсель әфәнде уйлап кына сөйләшә, үҗәт, аз сүзле, искиткеч катлаулы шәхес. Әмирхан Еники аның турында: «Башкалардан бик нык аерылып торучы язучы. Ул берәүне дә кабатламый, берәүгә дә иярми. Аның һәр нәрсәгә үз карашы, үз мөнәсәбәте бар», — ди. Туфан Миңнуллин аның тел осталыгын Әмирхан Еники белән тиңли, ә холкын һәм колачлы фикер рәвешен Мөхәммәт Мәһдиевка охшата.
Равил Фәйзуллин: «Мәгънә дисәң, мәгънә. Образ дисәң, образ. Ә теле, әйтерсең, яңа Фатих Хөсниебез бугай ул», — дип язган.
«Авылда туып-үскән гап-гади адәм баласы галәм шагыйре дәрәҗәсендә фикер йөртә. Ул әдәби телнең иң бөек мөнбәренә менгән», — дип әйтә галимә, тел белгече Флера Сафиуллина.
Ул тормышта яшәп, иҗат итеп караган, ул тормышны күргән шәхесләр бәһасе иң гадел, иң дөрес бәя булыр, — дип төгәлләде сүзен ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары.
Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Марсель Галиевка Азнакай районының мактаулы гражданины исеме бирелүе белән котлады һәм районның 90 еллык медален тапшырды. Ул юбилярга Азнакайда ясалган агач сандык, ике мендәр, яңа китапларга акча, чәкчәк, ипи, бал, каз тапшырды.
Разил Вәлиев: «Марсель рәссам күзле прозаик кына түгел, сәясәтче дә икән»
Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев — Марсель абый белән 50 елга якын бергә иҗатташ дуслар.
— Без аның белән сәяхәтләрдә дә булдык. Синең фикерең аныкы белән туры килми икән, ул барыбер үзенекен итә. Аның белән аралашуы да җиңел түгел — үзеннән азрак белгән кеше белән бик сөйләшми. Ул тарихны, әдәбиятны яхшы белә.
Рәсемнәре турында аерым сөйләргә була. Кайбер рәсемнәрне карыйм да, бу нәрсә әйтергә теләде икән дип фикер эзли-эзли арып бетәм. Аның әсәрләре әзерлекле укучы өчен.
Элегрәк без аны сәясәткә катнашмый дип уйлый идек. Чөнки читтә генә йөри, беркайда да эшләми, профессиональ язучы… Яңа китабын укыгач, шаккаттым. Марсель рәссам күзле прозаик кына түгел, сәясәтче дә икән.
Иң кызыгы — аның белән сәяхәткә чыгу. Күзләре шулкадәр үткен, син күрмәгәнне күрә ул. Марсель Галиев шикелле күңеленең эченә кереп язган иҗатчыны очратканым булмады.
Нәбирә Гыйматдинова: «Ничек хәлең?» — дип сораша торган кеше түгел ул»
Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова шагыйрьнең пешерергә яратуын әйтте.
— Мәҗлесләрдә аның белән бергә утыруы рәхәт — ул ризыкның тәмен белә. Марсель сөйләгәннән соң тизрәк шул әйберне табып, татып карыйсы килә башлый.
Кемдер чаба, тизрәк барып җитәргә тырыша… Ә ул әкрен генә «күрәсезме, кем килә» дигәндәй, атлый. «Ничек хәлең?» — дип сораша торган кеше түгел. Үзенең җанына туры килә торган кешеләрне генә дус итә ала.
Миңа бер кызык хәл сөйләгән иде. Өеннән чыгып киткәндә хатыны чүп пакетын ташларга куша. Уйланып бара-бара, чүп пакетын тотып Бауман урамына кадәр җиткән икән… Яңа әсәр язу турында уйлагандырмы, уе шулкадәр көчле булган.
Тагын бер нәрсәгә игътибар иткәнем бар: ул басып торганда дөньяны иңнәренә күтәргән кебек була, — диде язучы.
Алмаз Хәмзин: «Шигырь текстларын мәгънәсенә карап кына алам да, көй яза-яза чиләнеп бетәм»
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин Марсель Галиевны энциклопедия белән чагыштырды.
— Аңа якын да килеп булмый, аннан ерак та китеп булмый. Теле шулкадәр көчле. Аннан барлык татар сүзләренә өйрәнергә була.
Аның бик кызык кына ягы бар. Минем янга килә дә: «Берничә көй язып атасы иде», — ди. Мин бит инде композитор түгел, дим. Бервакыт туган якларына кайттык. Гөрләп колхозлар эшләгән чор. «Тымытыкка җыр язасы иде», — ди. Тымытыкка кем җыр яза инде? Бу текстка җыр язып булмый, дим. Көй барыбер язылды. Заказ бирүче кеше җырны ошатты.
«Тымытык”ны бик тә яратып Равил Харисов җырлый башлады. Хәтта Атлантик океан ярына басып, Португалиядә шуны җырлаган. «Өч тапкыр сорап җырлаттылар», — ди миңа Равил.
Аның текстлары катлаулы, ләкин мәгънәсе көчле. Мәгънәсенә карап кына алам да, көй яза-яза чиләнеп бетәм. Көй язгач, ул аны тикшереп карый. «Әдәби кафе”га кергәч, сиздерми генә телефонын көчәйтеп җырны яңгырата. Бөтенесе таң кала. «Марсель абый, синең сүзләргә язылган кем җыры бу?» — дип, янына киләләр. «Менә бит, каршыгызда утыра», — дип миңа күрсәтә, — дип сөйләде Алмаз Хәмзин.
Миләүшә Хәбетдинова: «Тормышта аз сүзле булса да, иҗатында — мәгърур тау кебек ачыла»
КФУ доценты, әдәбият галимәсе Миләүшә Хәбетдинова кичәдә туган фикерләре һәм Марсель Галиевның иҗатына карашы белән уртаклашты:
— Бөекләргә хөрмәт күрсәтмәгәч, үзебез кем булабыз? Марсель абыйның кичәсе бик гыйбрәтле булды.
Иҗади портретлар дога булып яңгырады. Без күренекле шәхесләрне искә алып утырдык. Кызганыч, татар дөньясы Атлантидага әйләнеп бара…
Марсель Галиев белән янәшә куярлык нинди яшь язучы тәрбияләдек? Лилия Гыйбадуллина иҗатында дәвамчы чаткылары бар һәм бу ачыш мине сөендерә.
Марсель абый иҗатында интеллектуаль тенденция көчле. Иҗатының диапазоны киң, образлары кабатланмас. Буш сүз белән мавыкмый. Тормышта аз сүзле булса да, иҗатында — мәгърур тау кебек ачыла. Теле бай, каләме татар теленең иң тирән катламнарында яткан мәгънәләрне күтәрерлек дәрәҗәдә көчле.
Кызганыч, бүгенге иҗатчыларга аннан өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле, чөнки еш кына аларның җөмлә төзелешендәге хилафлыклары аркасында нәрсә әйтергә теләгәннәрен аңлап бетереп булмый… Мин моны телебез «кибә» дип бәялим. Марсель абый кебек матур, мәгънәле итеп, фикерне өзеп әйтә алмыйбыз…
«Рух» китабын, «Догалы еллар»ын аеруча яратам… Бу китапларны язып, ул үзенә, татар халкына, чордашларына һәйкәл куйды. Яшь буын бу китапларны укып чыгарга үзендә көч табармы? — дигән риторик сорау бирә галимә.
«Марсель абыйның кичәсе турында радиодан да, телевидениедән да берни ишетелмәде»
Миләүшә Хәбетдинова Марсель абыйның җырларын радиодан тыңлап үскәнен әйтте:
— «Миләүшә» җыры аркылы мин аның иҗаты белән балачакта таныштым. Мине күргәч, авылдашлар гел шул җырны җырлый башлый иде.
Татарлыгымны радио тәрбияләде. Айдар Фәйзрахманов башкаруында «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җыры совет чоры буынының хитына әйләнгән иде… Бу җырны Филүс Каһиров башкаруында кабул итә алмадым… Җыр вакланды.
Хәйдәр Бигичев, Рафаэль Сәхәбиевларны сагынып утырдым. Рамил Миндияр, Резидә Шәрәфиева, Алмаз Хәмзин сәхнәдә 1990нчы еллар образын тудырды. Марсель абый тамашачыларга бүләк итеп, «Карлы Казан», «Татарстан» дигән җырларын әзерләгән.
Миләүшә апа фикеренчә, Марсель Галиев кичәсен белми калучылар бихисап булган. Ул аны оештыручыларның битараф булуына бәйли.
— «Филармония» эшкә яңа белгеч алган — ул тамашачы белән нык эшли. Әмма «Сәйдәш» залының буш булганына пандемия гына гаепле түгел. Битарафлык.
Марсель абыйның кичәсе турында радиодан да, ТВдан да ишетелмәде. Моны Язучылар союзы кайгыртырга тиеш иде. Ркаил абыйның котлавын ошатмадым. Ул Марсель абыйны чордашы буларак котлады. Халык Язучылар союзы җитәкчесе фикерен ишетергә тиеш иде.
Бүләкләү өлеше мине кимсетте. Сәхнәдә урын тапмыйча әйләнеп, бәрелеп-сугылып йөрергә без банкетта түгел. Халык гаилә бәйрәмендә утырмый, ул олпат язучы кичәсенә килгән. Үзара сөйләшүләр кичәнең дәрәҗәсен төшерде.
Башка кичәләрдән аермалы буларак, кичә затлы форматта зәвыклы итеп эшләнгән, бик матур фотолар, видео әзерләнгән. Чын рәссам эшләгәне күренеп тора. Ләкин презентацияләрдә хәреф хаталарын санап бетерерлек түгел… Кем гаепле? Министрлык тарафыннан кичә өчен кем җаваплы иде? Сценарий авторы кем? Режиссеры кем?
Рәмис Аймәт эшләгән вакытта бу нечкәлекләр Язучылар союзы тарафыннан нык контрольдә тотыла иде. Бу уңайсыз сорауларны кем бирергә тиеш? Министрлык кемгә акча күчергән? Бу кичәне телевизордан күрсәтерләр, монтажлаганда, бу хаталарны ничек төзәтерләр? Төзәтергә кирәк.
Язучылар союзы кая караган? Һәрвакыттагыча, бу сораулар сорау гына булып калырмы, җавап ишетелерме икән…
Галерея: Язучы Марсель Галиевның 75 яшьлек юбилей кичәсеннән фоторепортаж
Марсель Баян улы Галиев — 1946 елның 8 октябрендә Азнакай районы Балтач авылында туган. Казан университетын (1974) һәм Әдәбият институты хозурындагы югары әдәби курсларны (Мәскәү, 1985) тәмамлый.
Беренче шигырьләре «Беренче карлыгачлар» (1972) исемле күмәк җыентыкта басыла. «Еллар чалымы» (1979), «Апрель кызы» (1985), «Су буеннан әнкәй кайтып килә» (1992), «Гомер бизмәне» (2004) дигән шигырь җыентыклары авторы. «Ул чакта» дип исемләнгән беренче проза китабы 1980 елда басыла.
Аның әсәрләре рус, төрек, поляк, украин, үзбәк, казакъ, чуваш һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Татарстанның халык язучысы. Габдулла Тукай дәүләт премиясе иясе.