Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Соңгы сүзе әнисен аяктан егарлык булды»: Марсель Әхмәдуллинның улына операция ясаганнар

news_top_970_100
«Соңгы сүзе әнисен аяктан егарлык булды»: Марсель Әхмәдуллинның улына операция ясаганнар
Фото Марсель Әхмәдуллинның социаль челтәрдәге битеннән

Радио- һәм теле- тапшырулар алып баручы Марсель Әхмәдуллин гаиләсенең борчулы вакыты – аның улы Мансур авырып киткән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

«Булган бәхетнең кадерен белмибез дә инде. Ул баш әйләндергеч уңыш, зур байлык булып түгел, ә тыйнак кына мыштым гына бер «ярыйсы», «беркөе» булып яныбызда булган. Хәтта бер «эчпошыргыч» ярыйсы булып: әле тегесе «нитак», әле монысы «нито». Бәхеткә бик тиз ияләшә кеше.

Әле кичә шундый бәхетле булганбыз икән бит! Ә шөкер итүче булдымы? Шушы бөтенлек һәм иминлек өчен рәхмәт әйтүче бар идеме? Шуңа бер теләгем бар: «әлхәмдүлилләһ» дип әйт әле бер. Тормыш бик тотрыксыз. Уалырга гына тора.

… Мансур эче авыртуга зарлана башлады. Башта артык игътибар бирмәдек, тышка чыга алмау сәбәпледер, дидек. Кичен ДРКБга барырга булдык. Анализ алдылар, рентген ясадылар. Түбән гемоглобиннан һәм эче катудан башка берни юк. Клизма ясадык та кайтып киттек.

Икенче көнне дә балага хәл кермәде. Кабат ДРКБга киттек. УЗИ ясаттылар… Аяз көнне яшен сукты! Эчәклек белән тире арасына кан җыелган. Шул турыда бер шеше дә бар… Соңгы сүзе әнисен аяктан егарлык булды. Бу сүзне ул тормышында икенче тапкыр ишетә.

«Туктале, бәхет, син китмә әле, мин сине кулымда гына күтәреп йөртермен. Ничек кенә моңа кадәр сине танымыйча йөрдем икән. Нәрсәдәндер риза булмыйча, канәгатьсез булып. Тьфу!»…

Ашыгыч рәвештә реанимациягә салдылар. Гемоглобин – 56. Тикшеренүләр ясап, теге шешнең нәрсә икәнен ачыклый алмыйлар. Аяк астында җир убыла. Тәһәҗҗүдтә бик күптән елаган булмаган.

Операция нәтиҗәсендә 600 граммга якын кан җыеп алдылар. Ә теге шеш… гематома булып чыкты. Әлһәмдүлилләһ!

Моннан 3-4 көн элек Мансур тумбочкага менеп, егылып төшкән иде. Тумбочканың почмагы эченә туры килгән. Баланы юаттык та оныттык. Капиллярлардан кан сауган, ә бер урында алар оеп, гематома барлыкка килгән.

Әнисенең баласы каршындагы фидакарьлегенә шаккатам. Өч тәүлек койка янындагы урындыкта яши. Без ирләр, физик һәм эмоциональ хәлсезлектән, реанимация идәнендә тәгәрәп үләр идек.

Хәзер хәле «тотрыклы яхшы» дип бәяләнә. Әлхәмдүлилләһ! Мансур Марсель улына шифа, дәрман, сәламәтлек сорап, сез дә дога кылсагыз, реанимациядән дә чыгар, Аллаһ боерса. Догагыз бик кирәк.

Шуңа күрә балаларыгызны йокларга яткырганда, баш очларыннан үбеп алганнан соң, «әлхәмдүлилләһ» диеп әйтегез әле. Иртәгә соң булуы бар», – дип язган ул.

Марсель Әхмәдуллин, шулай итеп, улының хәлләре белән уртаклашкан һәм калганнарга да булган бәхеттән канәгать булырга киңәш иткән.

Комментарийларда Мансур Марсель улына саулык теләп дога кылулары, баланың тизрәк савыгуын теләүләре, бу хәбәрне укып күзләре яшьләнүләре турында язып калдырганнар.

Мансурга көч җыеп, тизрәк аякка басуын, сәламәтләнеп хастаханәдән чыгуын, ә әти-әнисенә сабырлык телибез.

 

Фото: © Марсель Әхмәдуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 6 февраль 2023
    Исемсез
    Аллахым балага туземлек, эти энисенэ сабырлык бирсэ иде дип телибез, ярабби бер аллам
  • 6 февраль 2023
    Исемсез
    Аллах ярдэм итсен бу гаилэгэ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100