Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марсель Әхмәдуллин: «Әтисез яшәргә өйрәнә башлыйбыз...»

news_top_970_100
Марсель Әхмәдуллин: «Әтисез яшәргә өйрәнә башлыйбыз...»
Социаль челтәрләр

Марсель Әхмәдуллин гаиләсе кайгы кичерә – аның әтисе вафат булган дип хәбәр иткән идек. Алып баручы әтисен югалту белән бәйле рәвештә кайгысын уртаклашкан барлык халыкка рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

«Шушы яшемә кадәр мине әтиле итеп яшәткән өчен Аллаһыма рәхмәт. Сезнең барчагызга да озак вакыт әтиле һәм әниле булып яшәргә Аллаһы тәгалә насыйп итсен. Ә безнең тормыш дәвам итә, һәм без әтисез яшәргә өйрәнә башлыйбыз. 

Кичә мин өч чарада катнашырга тиеш идем. Әлеге чараны оештыручыларга хәлемә кергәннәре өчен рәхмәт. Тиз арада башка алып баручы табып, чараларны матур гына уздырганнар, дип беләм. Барысы да без уйлаганча гына бармый шул. 

Әлеге өч чараның берсе – үзем укыган 149нчы лицейның 30 еллыгы  уңаеннан уздырылган бәйрәм иде.  Монда бер хикмәт күзәтелде… Төгәл 22 ел элек мин шушы лицейның 11 сыйныф укучысы буларак «Лицеист года» дигән зур масштаблы чараны алып баручы итеп билгеләндем. Нәкъ шул көнне дәү әнием вафат булды. Мин инде ул вакытта  чараны алып барудан баш тарта алмадым һәм дәү әнине озата алмау миңа гомерлек үкенеч булып калды. Ә хәзер, нәкъ 22 ел узгач,  мин шушы ук лицей сәхнәсендә эшләргә тиешле көнне әтием арабыздан китеп барды. Бәлки, Аллаһы Тәгалә  мине шул рәвешле әлеге үкенечемнән арындырадыр», – дип сөйләгән ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100