Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марс планетасында «салават күпере»

Perseverance марсоходы төшергән кадрлар гаҗәпкә калдырды: Марста да салават күпере чыгамы?

news_top_970_100
Марс планетасында «салават күпере»

NASA/JPL-Caltech фотолары

Perseverance марсоходы гаҗәп фотолар төшергән. Анда… салават күпере күренә.

Билгеле булганча, салават күпере чыксын өчен су булуы кирәк. Ә Марста конденсациягә җитәрлек су юк. Бу нәрсә булып чыга соң инде?

Кайбер галимнәр фикеренчә, Марста «бозлы салават күпере» булырга мөмкин. Ул Җирдә дә була. Кышын Кояш тирәсендә әйләнәләр күргәнегез бардыр.

Әмма бу бәхәсләргә НАСА нокта куйды. Бу салават күпере түгел, линзага вспышкадан төшкән яктылык икән.

Perseverance марсоходы Марстагы атмосфераны өйрәнә. Марсоходның дроны да бар.

Персеверанс (тәрҗемәсе - үҗәтлек) марсоходы былтыр җәй НАСА тарафыннан җибәрелгән иде. Марска быелның февралендә төшеп утырды. Аның берничә камерасы, тавыш яздыру өчен микрофоннары бар.

Ул Марс атмосферасындагы углекислый газны кислородка да әйләндереп карады инде. Марсоходның төп максаты - планетаның яшәргәме яраклымы-юкмы икәнлеген ачыклау, анда кеше җибәрү мөмкинлеген өйрәнү.

Аппарат Марстагы тавышларны төшереп, Марста нәрсә ишетелә икәнен тыңларга да мөмкинлек бирде. Тавышлардан чыгып караганда, марсианнар бер дә күп сүзле җан ияләренә охшамаган. Сез дә тыңлап карагыз әле.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100