Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Жади һәм Лукас»: «Клон»да төп рольне уйнаган актриса 20 елдан соң Мароккода

news_top_970_100
«Жади һәм Лукас»: «Клон»да төп рольне уйнаган актриса 20 елдан соң Мароккода
социаль челтәрдән скриншот

«Клон» сериалында Жади ролен башкарган Джованна Антонелли тамашачыларын сөендергән: 20 елдан соң ул Марокко җиренә әйләнеп кайткан. Актриса биредә гаиләсе белән Яңа елны каршы алган, җирле халык белән аралашкан, аларга кушылып биегән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге битендә хәбәр итте.

– «Марокко! Һәр почмагында могҗиза» – дип язган актриса һәм Марокко турында язылган шигырь юлларын урнаштырган. Шигырьдә «Марокко – төсле дөнья, төрле тәмнәр, гашыйклар иле. Марокко, мин сине яратам!» – дип язылган.

«Мароккода Жади һәм Лукас», «Жади кайтты», «Жади туган якларында, мактуб», – дип язганнар «Клон» сериалының фанатлары. «Чыннан да», – дип җавап язган Джованна Антонелли.

«Клон»ны карап, гарәп мәдәниятенә гашыйк булдым, Мароккога барырга ниятләдем», «Рәхәтләнеп күңел ач», «Клон»ның дәвамын төшерергә кайткандыр дип өметләнәм», «Жади, безнең исемнән Зорайде һәм Али аганы «үп» ит», «Жадиның Лукаска карата мәхәббәте күпләрне сокландырды, мондый мәхәббәт башка була алмыйдыр», «Кызык, аны бәрәннәр хәтерли микән?», «Аңа яулык, Шәрык һәм Марокко бик килешә», – дип язганнар тамашачылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100