Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Маркетплейсларда эшләргә теләүчеләр өчен мәгълүмат

8(843) 222-9-222 телефон номерына шалтыратып, маркетплейсларда ничек эшли башлау турында консультация алырга мөмкин.

news_top_970_100
Маркетплейсларда эшләргә теләүчеләр өчен мәгълүмат

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ») «Маркетплейс.Легко» электрон сәүдә үзәге коммерцияле булмаган автоном оешмасы 2021 елның мартында эшли башлады. 

Әлеге оешма эшмәкәрләр өчен дәүләт ярдәменең уникаль төре булып тора. Россиядә бүгенгә кадәр аның аналогы юк. Берничә ай эчендә үзәк Россиянең eCom базары лидерлары, экспертлар, маркетплейслар һәм эшмәкәрләрнең үзләре белән эшне җайга сала алды.

Электрон сәүдә үзәге белгечләре эре маркетплейслардан этаплап дәресләр алды, онлайн-мәйданчыкларның үзенчәлеген, бизнес өчен таләпләрне һәм бонусларны өйрәнде. Алар бу белемнәр һәм лайфхакларны эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр белән көн саен — шәхсән аралашканда, телефон аша яки онлайн рәвештә бушлай уртаклаша.

Электрон сәүдә үзәге каршында теләсә кайсы продуктның цифрлы төргәген булдырырга ярдәм итә торган продакшн-үзәк булдырылган — аңа фото һәм видео, шулай ук товарның кызыклы тасвирламасы керә. Контентны булдыру өстендә үзәкнең менеджерлары, фотографлар һәм маркетларның үзенчәлеген аңлаучы ретушерлар эшли.

Электрон сәүдә үзәгендә товарның карточкасын булдырырга мөмкин. Ул теләсә кайсы мәйданчыкның таләпләренә җавап бирердәй һәм, клиент белән мөнәсәбәтләрдә эшмәкәр тискәре моментларны булдырмый кала алсын өчен, аны сыйфатлы итеп тәкъдим итәрлек булачак. Моның өчен эшмәкәргә аерым хезмәткәрләр яллау яки фотога төшерү өчен бюджет бүлеп бирү зарурлыгы юк.

Электрон сәүдә үзәге хезмәткәрләре Татарстан эшмәкәрләре өчен күчмә семинарлар үткәрә, бүгенге көндә аларда республиканың 14 муниципаль районыннан 3500 кеше катнашты.

2021 елда электрон сәүдә үзәге Татарстан эшмәкәрләрен маркетплейсларга чыгару буенча ике зур марафон үткәрде. Аларда 1400дән артык эшмәкәр һәм үзмәшгульләр катнашты. Марафон барышында катнашучылар шәхси кабинетларны теркәделәр, аккаунтларны активлаштырдылар, ә уку барышының уртасына җиткәндә складны көйләделәр, товарларның карточкаларын булдырдылар һәм модернизация этабын уздылар. Күп кенә катнашучылар марафон беткәнен көтеп тормыйча, үз товарларын сата да башлады, ә кайберләре хәтта продукцияләрен бестселлерларга чыгара алды.

2021 елда «Маркетплейс.Легко» электрон сәүдә үзәгенең турыдан-туры ярдәме белән Татарстанның 3500дән артык эшмәкәре маркетплейсларга чыкты һәм уңышлы сата башлады — бу быел электрон сәүдәне үзләштерергә керешүчеләрнең һәр алтынчысы диярлек. Алар Татарстанның төрле шәһәрләреннән килгән эшмәкәрләр — үзмәшгульләр, Америкага киез итекләр, Казахстанга чәй яки Россия буенча кием-салым җибәрү белән шөгыльләнүче микро- һәм кече бизнес. Алар онлайн-сатуларга минималь әзерлек белән килә, ә берничә айдан бизнесларын зурайталар һәм үз җитештерүләрен ачалар. Бүгенге көндә электрон сәүдә үзәге хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән консультацияләр саны 18 меңнән артык.

8(843) 222-9-222 телефон номерына шалтыратып, маркетплейсларда ничек эшли башлау турында консультация алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100