Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интернет-кибетләр өчен фотога төшерүче: «Товарларның җитешсезлеген яшерәбез»

Маркетплейслар өчен әйберне фотога төшерүче фотограф белән сөйләшеп, бу эшнең нечкәлекләре һәм үзенчәлекләре белән таныштык. Фотограф отышлы фотосурәт ясауның серләрен дә ачты.

news_top_970_100
Интернет-кибетләр өчен фотога төшерүче: «Товарларның җитешсезлеген яшерәбез»
https://pixabay.com/ru

Тормышыбызга интернет үтеп керү белән онлайн кибетләр, төрле әйбер кайтарту, китертү хезмәтләре дә популяр булып китте. Элек әйберне тотып, әйләндереп карап, иснәп диярлек ала торган булсак, хәзер исә кайтавазлар үзләштереп, экран аша үз күзләребезгә күбрәк ышанып сайлыйбыз. Һәр кешенең дә диярлек үз иткән, еш кына товар ала торган берәр маркетплейсы бар.

Халыкара һәм Россия фотоконкурслары призеры, 2017 елдан ТР Фотографлар берлеге идарәсе әгъзасы, Казан фотографы Рафис Закиров «Айбер» дип аталган фотостудия оештырган. Биредә маркетплейслар өчен товарларны фотога төшерәләр. Рафис маркетплейсларда эшләүчеләр өчен Вконтакте челтәрендә бер төркем дә булдырган. Биредәге язылучылар үзләренең тарихлары белән бүлешәләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табалар.

Рафис Закиров белән фото төшерү һәм маркетплейслардагы үзенчәлекләр турында сөйләштек. «Санкцияләр минем эшчәнлегемә дә йогынты ясады. Яңа клиентлар саны кимеде. Берара маркетплейсларга керү һәм анда эшләү турында күпләп курслар сата башлаганнар иде. Хәзер әлеге базарга керергә теләүчеләр кимеде. Тотрыклы булмаган вәзгыять шулай йогынты ясады диясем килә. Әлегә без моңа кадәр булган клиентларыбыз белән эшлибез. Эшләремнең 80-90 процентын «Вайлдберриз» өчен төшерәм. Калганы «Казанэкспресс» һәм «Озон». «Вайлдберриз» базарның төп өлешен алып тора», – ди Рафис.

 

Фото: © Рафис Закировның шәхси архивыннан

«Товарны телефонга гына төшерүчеләр дә бар»

Һәр маркетплейсның үзенең кагыйдәләре бар икән. Бу яктан караганда, «Вайлдберриз» иң җиңелләрдән санала һәм ул артык таләпчән түгел. «Кеше күп бит, шуңа, минемчә, карап өлгермиләрдер. Хәтта телефонга гына төшереп куелган товарлар да очрый. «Озон» өчен фото төшерү бераз кыенрак, чөнки анда әйбернең ак фонда төшерелгән булуы шарт. Димәк, әле фотоны чистартырга кирәк була дигән сүз. Иң авыры - «Казанэкспресс». Анда билгеле бер төсмердәге соры төсле фонда хәрефләр булырга тиеш. Моңа дизайнерлар эше дә өстәлә, чөнки һәр фотоның фонын үзгәртеп утырырга кирәк.

Әгәр дә маркетплейсларның берсендә эшләп карыйсыгыз килә икән, «Казанэкспресс» моның өчен иң җайлысы булачак. Әлеге маркетплейста  эшли башлаганда ук һәр кешегә менеджер беркетелә. Ул сезгә консультация үткәреп, алып бара.

«Вайлдберриз» та җайлы, тик анда кеше күп булганга күрә, ярдәм итү хезмәте сорауларга җавап биреп бетерә алмый, кайвакыт өчәр атна көтәргә туры килә», – ди фотограф.

Теләгән һәр кеше үзен фотограф буларак та сынап карый һәм товарын үзе төшереп берәр маркетплейска урнаштыра ала. Фотосурәт ясау буенча аның аз гына булса да яктылык, композиция турында белеме булса, фото төшерү кыенлык тудырмаячак. Телефоннан гына да фото ясарга мөмкин, әмма профессиональ камерага төшерелгәне яхшырак күренәчәк.

«Матур, яхшы фото гына сатуларга алып килмәячәк, сатып алуга күп факторлар йогынты ясый, ягъни товарның сыйфаты, яхшы фотосы, яхшы кайтавазлар булуы һәм аның тасвирламасы. Мәсәлән, товар белән танышып чыкканнан соң, сатып алырга теләгән кешенең сорауларына җавап бирерлек текст – тасвирлама язылган икән, кеше шунда ук сатып алырга әзер була», – дип аңлатты фотограф.

Фотосурәт остасы Рафис Закиров фотоларны эшкәртүнең нечкәлекләрен дә аңлатты. Фотографияләрнең эшкәртелүе төп 3 этапка бүленә:

1. Яктылык – күләгәле урыннарны ачыграк итеп кую.

2. Ретушь – фотоны тирәнрәк эшкәртү, ягъни товарда булган кайбер җитешсезлекләрне төзәтү, алып ату.

3. Маркетплейс таләпләренә туры китереп, фотоның форматын, аның разрешениесен (мәйдан берәмлегенә нокталар санын билгели торган зурлык – авт.) үзгәртү.

«Товарны 360 градус әйләнәсендә төшерү сатып алуга ике яктан йогынты ясый ала. Беренчедән, кешенең мәгълүматны әлеге форматта кабул итү үзенчәлеге. Икенчедән, маркетплейсларда товарның рейтингы дигән әйбер бар. Әгәр дә товарның картасы тулысынча тутырыла икән, аның рейтингы башкаларныкына караганда югарырак булачак. Ләкин боларны гына да йөз процент эшли дип әйтеп булмый, чөнки сатып алу алгоритмнары үзгәреп тора һәм аны беркемгә дә әйтмиләр», – ди Рафис.

 

Фото: © Рафис Закировның шәхси архивыннан

«Фотоларның күпчелеге эшкәртелә»

Фотографка еш кына төрле предмет һәм әйберләрнең җитешсезлекләрен «капларга» да туры килә. «Әлбәттә, фотога төшергән вакытта товарның кайбер дефектларын бетереп, төзәтеп тә була. Мәсәлән, начар сыйфатлы пластик яки металлны фотода яхшырак итеп күрсәтәбез, кыек җирләре булганда турайтабыз. Берничә кеше товарны алып, начар кайтаваз калдыруга ук, аның рейтингы төшә. Товарны берничә тапкырга яхшыртып күрсәтеп була, әмма без аны чама белән генә эшлибез», – ди ул.

Рафис Закировка 70-80 процент товарны яхшыртып күрсәтергә туры килә. Сайттагы 90 процент фотолар эшкәртү узалар икән. Фотограф кайчак «җанлы товар»лар белән дә эш итә. «Авыл хуҗалыгы каталогы өчен үгезләр төшердек. Аларның бит инде тиресенең ак җире саргаеп беткән була, ап-ак булып тормый, тоякларын да юып чистартканнар иде. Менә шул үгезләрнең тиреләрен ап-ак, матур итеп ясадык.

Модель өстендә кием төшергәндә модельнең үзен дә төзәткәләп алабыз. Без фотода әйберне статик хәлендә күрәбез һәм күзебез тиз генә берәр җитешсезлекне күрә, – дип аңлатты ул.

Фотосурәт ясау төп 3 төргә бүленә.

1. Предметлы фото – ак фонда предмет төшерү, мәсәлән, карандаш.

2. Композицияле фотосурәт – предмет тирәсендә атмосфера тудыру: блокнот, берәр ясалган рәсем, карандаш ничек буйый икәнен күрсәтеп эшләү.

3. Модельле фотосурәт – карандашны бала кулына тоттырып төшерү.

«Әлеге төрнең кайсын куллану нәрсә сатуга бәйле. Мәсәлән, футболканы берәр модель өстендә төшерү отышлырак булачак. Еш кына берничә төрне бергә кулланалар. Мәсәлән, рюкзакны башта ак фонда төшерәбез, аннан модель аркасына аскан килеш. Бу очракта аның үлчәмнәре күренеп тора», – ди белгеч.

Үзенә нәрсә кирәген белмичә килгән клиентларга Рафис үзе нинди фотолар булачагын карандаш белән ясап күрсәтә. Кайберләре үзләренең конкурентларын өйрәнеп, нәрсә кирәген белеп тә киләләр. «Беренче чиратта, мин тәҗрибәмә таянып эш итәм. Фотографлар өчен илһам чыганагы – ул төрле күргәзмәләр», – ди ул.

Фотода әйберне кыйммәтлерәк итеп тә күрсәтеп була. Ә инде тәҗрибәсе булмаган кеше товарны фотога төшергәндә, киресенчә, аны арзанрак итеп тә күрсәтергә мөмкин. Фотосурәт остасы моны яктылык белән эшләү осталыгына бәйләп аңлатты һәм дөрес итеп фотога төшерүнең төп кагыйдәләрен дә атады.

«Фотога дөрес төшерүгә тулы китаплар, курслар багышланган. Аның иң төп аспектлары:

1. Ут белән эшләргә өйрәнү, ягъни аны дөрес итеп көйләү;

2. Композиция ясый белү.

Товарны яхшы, кызыграк итеп, отышлы яктан күрсәтәбез. Хәтта бриллиантны да гади бер овал итеп кенә төшереп була. Яктылыкны дөрес итеп куйган очракта ул үзенең бөтен матурлыгын фотода чагылдырачак», – дип өстәде Рафис.

Ут белән дөрес эшләүнең үзенең нечкәлекләре дә бар. Ул өслекнең нинди булуыннан да тора икән.

Товарны фотога төшерү бәясе аның  өслеге, зурлыгына да бәйле. «Мәсәлән, чаңгы шуучылар кия торган күзлекне төшерү кыен булды. Фотога төшергән вакытта ничек кенә эшләсәң дә, күзлектә бүлмә чагылыш таба, күренә иде. Бу вакытта утны дөрес кую бик мөһим. Композицион фотоны төшерү кыенрак та, кыйммәтрәк тә. Бер таба төшерү өчен башта матур бер ит кисәге табарга, аннары аны табага дөрес урнаштырырга кирәк. Башта без товарны карыйбыз һәм аның төшерү мизгелләрен ачыклаганнан соң гына бәяне әйтәбез», – ди фотограф.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100