Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марий Элда янгын: шифаханәне, бер бистәне, бакчачылык ширкәтен эвакуациялиләр

Бистәдән өч километр ераклыкта урман яна.

news_top_970_100
Марий Элда янгын: шифаханәне, бер бистәне, бакчачылык ширкәтен эвакуациялиләр
https://12.mchs.gov.ru

Марий Эл Республикасында биш гектар чамасы мәйданда урман яна. Урманнан өч километр ераклыкта урнашкан бистәдән, шифаханәдән, бакчачылык ширкәтеннән кешеләрне эвакуацияләгәннәр. Бу турыда Марий Эл буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

19 августта Медведев районында урман янгыны турында көндезге берләр тирәсендә коткаручыларга билгеле була. Бу янгынны әле иртән генә сүндергәннәр, ләкин эссе һава торышы булу сәбәпле, урман кабат яна башлаган.

Янгын Сосновый Бор авылына таба борыла. Авыл халкын эвакуациялиләр, авыл тирәли җирне сукалыйлар.

«Бистәне саклап калу өчен 21 кеше һәм биш берәмлек техника барды», — диелә ведомство хәбәрендә.

Шулай ук биредәге шифаханәдән һәм бакчачылык ширкәтеннән кешеләрне күчерергә туры килә.

300 ләп кеше янгын зонасыннан эвакуацияләнгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100