Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марий Элда полиция хезмәткәре хәрәкәт итә торган машинаны туктаткан

Автоинспектор исерек йөртүченең руленә ябышырга җай тапкан.

news_top_970_100
Марий Элда полиция хезмәткәре хәрәкәт итә торган машинаны туктаткан

Марий Эл Республикасының Моркинский районында юлда адекват булмаган йөртүче турында ЮХИДИ хезмәткәрләренә хәбәр итәләр. Шаһитлар сүзләренчә, йөртүче исерек була. Бу турыда «Марий Эл» ДТРК хәбәр итте.

Урынга юл-патруль хезмәте вәкилләре бара. Машинаны туктаталар. Йөртүчегә ЮХИДИ машинасына күчеп утырырга әйтәләр. Ләкин машина йөртүче салоннан чыкмый, ул кисәк кенә кузгалып китеп бара. 

Автоинспектор машина ишегенә ябышырга өлгерә. Машина аны берничә метр сөйрәп бара. Шул арада автоинспектор рульгә ябышу җаен таба. Машина йөртүче идарәне югалта һәм кар көртенә барып бәрелә.

Соңрак ачыкланганча, машина белән биредә яшәүче 53 яшьлек ир-ат идарә итә. Моңа кадәр ул исерек килеш тоткарлана һәм медицина тикшеренүен узудан баш тарта, шуның өчен җаваплылыкка тартылган.

Хәзер аның машинасын махсус тукталышка илтеп куйганнар, диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100