Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марий Элда COVID-19 белән авыручы хатын сәламәт бала тудырган

Йөкле хатынның үпкәләренең ике ягында да пневмония була.

news_top_970_100
Марий Элда COVID-19 белән авыручы хатын сәламәт бала тудырган
https://pixabay.com

Марий Эл республикасында COVID-19 белән авыручы йөкле хатын сау-сәламәт бала тудырган. Бу — республикада икенче очрак икән инде. Ана белән баланы хастаханәдән чыгарганнар. Бу турыда республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Хатын 38 атна йөкле булганда аның үпкәләренең ике ягында да пневмония була. Аңа COVID-19 диагнозы куела. Бу хатынны Медведев исемендәге үзәк район хастаханәсенә китерәләр. Биредә хирургия һәм акушерлык-гинекология профилендәге һәм COVID-19 диагнозы куелган пациентларны дәвалыйлар.

«Йөкле хатынның хәле уртача авырлыкта иде, ул бер атна дәвамында пневмониядән дәваланды. Хатын һәм аның яралгысының сәламәтлеген акушер-гинеколог тикшереп торды. Стационарда бишенче көн ятканда ул баласын таба башлады. Медведев исемендәге хастаханәгә Йошкар-Оланың перинаталь үзәгеннән табиблар бригадасы килде. Алар авырлы хатынга кесарев кисеме ясап, баланы таптырдылар», — дип аңлатканнар министрлыкта.

Шулай итеп дөньяга кыз бала килә, аны тикшергәч, сәламәт булуы ачыклана. Бала коронавируслы анасы белән аралашканга күрә, аны Балалар республика хастаханәсенә озаталар. Биредә дә COVID-19 диагнозы куелган яки коронавируска шикләнелгән кешеләрне дәвалыйлар. Баланың анасы исә Медведев хастаханәсендә дәвалана һәм бер атнадан аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100