Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марий Эл урманындагы сәер авылга сәяхәт: эчмә, тартма, мал суйма, табигать баласы булып яшә

Марий Эл республикасындагы гадәти булмаган авылга килеп эләгүебезгә... кетәклек сәбәпче булды. Бакчаны ашлауда тавыкларны ярдәмче иткән фермерны эзләп барган "Татар-информ" журналистлары сәер авылга эләкте.

news_top_970_100
Марий Эл урманындагы сәер авылга сәяхәт: эчмә, тартма, мал суйма, табигать баласы булып яшә

Кетәклек дигәч, сезнең күз алдына нәрсә килә? Татарстан авылларында ул – сарайга терәп яки аның бер өлешен бүлеп алып ясалган тавыклар оясы. Кетәклекнең төп функциясе – тавыкларга төн куну урынын башкару. Күптән түгел бер социаль челтәрдә гадәти булмаган кетәклек күрергә туры килде. Хуҗабикәсе аны “Тавык тракторы” дип атаган. Кетәклек башкара торган функцияләр дә гадәти түгел. Әнә шул кызыксыну белән без Марий Эл республикасының Звенигово районы Лесная Поляна дигән авылына юл тоттык.

Капкасыз-коймасыз авыл

Казаннан 80 чакрым гына булса да, авылны эзләп табу җиңелләрдән түгел. Әллә кая урман эченә урнашкан. Хәер, авыл дип атап буламы икән аны?

Юлыбызга очраган ханымнардан Гобәевларның кайда яшәвен сорадык. Алар безне “Менә бу чатны борылгач та алты почмаклы йорт, аның каршында кетәклек күрерсез” дип озатып җибәрде. Мондагы кешеләрне һәм йортларны күргәч, "эксклюзив кетәклек" эзләп килүебез икенче планга күчте. Авылны сурәтлисе килә. Монда урам да юк, тыкрык та юк. Барган саен да урман эчендәге бер йортка килеп төртеләбез. Өй алларында рәшәткә дә, капка да, койма да юк. Яшелчә бакчасы дигән урыннар да киртәләп алынмаган. Баксаң, бу бөтенләй дә гадәти генә авыл түгел икән.

“Һәр гаиләгә бер гектар җир”

Кетәклекнең хуҗасы Елена ханым Гобәева безне әлеге җирлек белән таныштырды.

– Авыл дип атау дөрес түгел, бу безнең – нәсел утары. Без монда өч ел ярым элек Казаннан күченеп кайттык. Бу - экоҗирлек, анда ел әйләнәсе 17 гаилә яши. Тагын 18 тирәсе гаилә яңа урнашып килә. Безнең җирләребез күп. Гобәевлар карамагында 136 сутый җир. Бу – ябык экосистема, биредә гаиләне табигать барлык кирәкле әйбер белән тәэмин итәргә тиеш. Без әле урнашып кына киләбез дисәк тә була, шуңа күрә үзебезне барлык кирәк-ярак белән тәэмин итеп бетерә алмыйбыз. Хәер, артык тырышканыбыз да юк. Безнең максат башкачарак – табигатьтә яшәү, дөнья белән гармониядә, - диде Елена.

Утар кагыйдәләре

Яңа танышым сүзләренчә, әлеге җирлектә тагын 40лап ирекле участок бар. “Сәер” авылның үзенә генә хас таләпләре бар. Монда теләгән һәр кеше күченеп кайта ала. Утарда Волжск, Казан, Мәскәү, хәтта Луганскидан кайтып төпләнүчеләр дә бар. Һәр гаиләгә бер гектар җир бүлеп бирелә. Җирне сатып алырга кирәкми, ул яшәүчеләрнең үз милке булып саналмый. Җирләр – коммерцияле булмаган дача партнерлыгы карамагында. “Авыл”да яшәргә теләсәң, 300 мең тирәсе взнос кертәсең дә, җир кулланылуга бирелә, биредәге инфраструктурадан файдалана аласың. Әгәр кире китәргә телисең икән, взнос кайтарыла.

Авылда суүткәргеч җәен генә эшли, кышын чана белән ташыганнар. Быелдан халыктан җыйган акчага трактор сатып алганнар, траншея казып, су кертергә җыеналар. Шул ук трактор кышын юлларны да чистартачак. 

"Керү" взносыннан тыш утар халкы елына 800 сум салым түли. Ә быел акча җыймаганнар, чөнки запас акча артып киткән! Моннан тыш, һәр утарчыга “авыл” файдасына өчен 20 сәгать мәҗбүри хезмәт билгеләнгән. “Авыл”да электр үткәрелгән, гомуми йорт (ул клуб, балалар бакчасы, спортзал ролен үти), күл – болар барысы да шушында яшәргә карар кылган кешеләр тырышлыгы белән булдырылган.

    Утарның аерым кагыйдәләре бар: биредә эчәргә, тартырга, сүгенергә ярамый. Кишәрлегеңдә химия куллану һәм сую өчен кош-корт, мал-туар үстерү катгый тыела. Балалар мәктәпкә йөрми. Өйдә укыйлар. Аннары район авылларының бер мәктәбенә барып, имтихан бирәләр.

    Еленаның сөйләгәннәре шулар иде. Авылның башка кагыйдәләрен Казанга кайткач белдек.

    "Секта түгел микән дип уйладык"

    – Җир алып, бирегә күченергә теләгән гаилә монда килеп карый. Танышу өчен өч ай вакыт бирелә. Без үзебез дә “бу секта түгел микән?” дип, бер ел буе карап, өйрәнеп йөрдек, - ди Елена ханым.

      Елена ире Рамил белән турклубта танышкан. 

      – Студент елларында ук инде без мари урманнарында йөрдек. Балалар тугач та сәяхәтләрне дәвам иттек әле. Шул вакытта аңладык: безгә ялларда гына табигатькә чыгу җитми икән. Шуннан соң төрле вариантлар эзләргә керештек. Казан читендә яшәү өчен дә йортлар карадык, андагы бәяләрне үзегез беләсез. Экология ягыннан да идеаль һава димәс идем. Шуннан соң Марий Элда нәсел утары барлыгын белеп алдык һәм күченеп кайттык. 

      Еленаның әнисе – татар, әтисе урыс милләтеннән. Ире Рамил исә – татар, Үзбәкстаннан күченеп кайткан. Туган телне ул Татарстандагы әби-бабасы янында өйрәнгән.

      – Казанда яшәгәндә ирем сейфлар сату белән шөгыльләнде, үз фирмасы бар иде. Мин төзелеш фирмасында эшләдем. Ә болай рәссам мин. Тукымага рәсем төшерү остасы. Мин аны монда да эшлим, яраткан шөгылең белән шөгыльләнү өчен кайда яшәү мөһим түгел. Ирем хәзерге вакытта каркас төзелеше белән шөгыльләнә. Дөрес, даими командировкаларда. Әмма безгә монда тамыр җәяр өчен ачка кирәк, - ди Елена ханым.

        – Үзегез ни белән шөгыльләнәсез? - дип сорыйм Ленадан.


        – Өч балабыз бар. Мәрьямга - 10, Тимурга - 6, Арсланга өч кенә яшь. Балалар кечкенә булгач, декрет ялында кебек инде мин. Моннан тыш, хуҗалык, бакча да минем өстә. Балаларым мәктәпкә йөрми, кызым Мәрьям өй укуында. Аны берникадәр вакыт үзем укыттым. Хәзер дистанцион рәвештә шөгыльләнә. Утарда барлыгы 30 бала бар. Кемдер 8 чакрым ераклыктагы Звенигово район үзәгенә дә барып укый. Миңа мәктәптәге укыту дәрәҗәсе ошамый. Кызым дистанцион укый торган класста белем ала, алар анда 10 укучы. Укулар көн саен иртәнге 8дә башлана. Мәрьям быел 4 сыйныфта, көненә 3-4 сәгать белем ала. Елга бер тапкыр, беркетелгән мәктәпкә барып, имтихан тота, - диде ханым.



        Ике катлы, өч катлы өйләр...

          Утарда яшәүчеләрнең йортлары начар түгел. Һәрберсе үзенчәлекле стильдә ясалган, ике-өч катлылары күп.

          – Без яртылаш әзер йортны безгә кадәр яшәгән хуҗадан сатып алдык. Дөрес, ул түбә астына гына кертелгән иде, без аны ясап чыктык.

          Гобәевларның йорты алты почмаклы, шыгырдаган өй. Элеккеге хуҗа умартачы булган. Шуңа күрә ул аны кәрәз формасында калай белән япкан. Өй өч катлы. Аның өске катлары пирамида формасында. Гобәевләр биләмәсендә өч умарта оясы да бар. Әмма алар әлегә буш.

          – Тыныч монда яшәве. Без ишекне бикләп йөрмибез. Бердәнбер кыенлыгы – акча эшләп булмый, - ди Елена ханым.

          Мал-туарны суярга ярамый!

          Утар таләпләренең берсе – сую өчен кош-корт, мал-туар асрарга ярамый! Җан ияләре, үз үлемнәре белән үлгәнче яшәргә тиеш. 

          Гобәевлар үз кишәрлекләрендә тавыклар асрый. Сую өчен түгел. Фәкать йомырка өчен. Шуның белән бөтен “авыл”ны тәэмин итеп тора алар.

          "Эксклюзив" кетәклек

          Инде эксклюзив кетәклек белән танышыйк.

          – Безнең тирә-якны печән, үлән чорнап алган бит. Үләнне һәрвакыт чабып бетереп булмый, шуңа күрә җирләрне ничек тә табигый эшкәртү ысулы турында уйландым. Эзләнә торгач, интернеттан “тавык тракторы” дигән җайланма турында укыдым. Аны узган гасырда ук Америкада уйлап тапканнар һәм ул бүген дә киң кулланылышта. Күп төрле модельләр карадым. Һәм үзебездә дә шуны сынап карарга булдым, - дип таныштырды эш башы белән хуҗабикә.

          Кетәклек җиргә куелган. Тавыклар анда көндез “эшли”. 24 тавык, чиратлашып, “табигый кетәклек”тә "яши һәм эшли". Йомырка салу өчен махсус оя ясалган. Йокы бүлмәләре дә аерым. Кетәклекнең ике тәгәрмәче бар, бер урыннан икенче урынга тәгәрәтеп күчерәләр.



          – Әле без бер генә ай сыныйбыз аны. Бу модель миңа нәрсәсе белән ошады соң? Кетәклекнең эш схемасы болай: тавыклар җирдә үскән бөтен үләнне ашап бетерә һәм туфракның структурасын да яхшырта. Кетәклек бер урында 5 көн тора. Аннан соң күчерәбез. Тавыклар үткәннән соң, җирне казыйсы да, тырмалыйсы да юк. Шуның өстенә ашлап та калдыралар. Менә алар үткән атнада торган җиргә сидератлар чәчтек. Үләнне билгеле бер озынлыкта гына ашатып, газон кебек калдырырга да була, - ди Елена Гобәева.

          Лена ханымга әлеге кетәклекне күршесе ясап биргән.

            – Бу – төзелеш материаллары калдыкларыннан ясалган кетәклек. Монысы - ДСП, болары - кирәксез булып яткан такта кисәкләре, койма тотудан калган сетка, ә тәгәрмәч урынына мичкә капкачларын кулланган, - дип таныштырды ул кетәклек белән.

            Бүген кетәклек хәрәкәтләнә торган кишәрлек киләчәктә җиләк-җимеш бакчасы булачак. Гаилә монда сырганак, күк җиләк, хелпе куаклары үстерергә уйлый.

            – Әлегә бакчам белән артык мактана алмыйм. Бакча җиләге, кыяр, помидор, бәрәңге үстерәбез, - диде хуҗабикә.



            Балалар бакчасы, клуб, спортзал - “гомуми йорт”та

            Гобәевларның йорт тирәсе белән танышкач, Елена ханым телгә алган гомуми йортны да барып күрдек. Мәдәният йорты, балалар бакчасы, спортзал кебек берничә функцияне башкаручы үзәк әлегә ябык.



            – Балалар бакчасы октябрьдән эшли башлый. Җәй буе балалар табигать кочагында. Тәрбиячеләр – барысы да үзебезнең арадан. Махсус белемлеләре дә, белеме булмаганнар да бар. Әгәр кешедә балаларга мәхәббәт, тәрбиягә сәләт бар икән, нигә эшләмәскә әле? “Авыл” хатын-кызлары кичләрен йогага йөри, ирләр өстәл теннисы уйнарга җыела. Үзара дус-тату, ярдәмләшеп яшибез без. Уртак бәйрәмнәребез күп. Дөрес, анда барырга сине берәү дә мәҗбүриләми, бармасаң да кыеклап сөйләми. Утарыбызда төрле дин әһелләре яшәп ята. “Авыл”да мәчет тә, чиркәү дә юк. Халыкны дингә өндәү белән шөгыльләнергә ярамый, - дип сөйләде Елена Гобәева.

            Ирекле тормыш

              “Авыл” үз тормышы белән, үз сулышы белән яши. Биредә берәү дә таңнан төнгә кадәр чапмый. Ирләр ничек тә акча эшләсә, хатын-кызлар өйне карый, балалар тәрбияли. Хатын-кызларның барысы да тыныч, елмаеп кына тора. Авыл кешеләреннән аермалы буларак, балаларын җитәкләп, урман һавасы сулап йөрергә дә вакытлары бар. Барысы да гади генә киенгән, күпчелегенең итәге озын, яланаяк йөрүне хуп күрәләр. Балалар тузанлы җиргә ятып ауный, арыган икән, ял итә. “Авыл”га нигез яңарак кына салынгач, күпчелек утарда мунча әлегә юк.

              Авылга газ да кермәгән. “Утарчы”лар газ баллоны куллана, күпчелеге электр мичендә ашарга әзерли. Өйдә, гадәттә, табигать интерьеры өстенлек итә. Каен стилендә, каеннан ясалган өстәл- урындыклар, кием элгечләре. Өй уртасында утын ягып җылытыла торган тимер мичләр тора. Киләчәктә дә газ керер дигән өмет юк. Ник дигәндә, бу экоҗирлек санала.

              Нәсел утары - сектамы?

              Утар халкы, күрше-тирә авылларның “сектантлар” дигән сүзенә ияләшкән инде. Артык игътибар бирмиләр. “Безнең кай җиребез секта соң?” дип кенә җилкә сикертә алар. Яшәү рәвешләре сектаны хәтерләтү сәбәпле, бу сорау безне дә кызыксындырды.

              Лесная Поляна нәсел утарының рәсми сайты бар. Елена әйтеп бетермәгәннәрне сайттан укып белдек. 

              Нәсел утарында яшәүчеләр Владимир Мегре дигән кешенең "Звенящие кедры России" китабын укырга тиеш икән. Анда табигать белән бер булып яшәгән, тылсым көченә ия Анастасия исемле хатын сурәтләнә. Анастасия, имеш, ел әйләнәсе урманда шәрә яши, аның йорты да юк, урман биргән ризыклар белән туена. Кайбер ризыкларны Анастасиягә җәнлекләр алып килеп бирә, дип яза Мегре китапларында. Ул үзенең гаиләсен калдырып, шушы Анастасия белән урманда ир белән хатын булып яшәп алуы турында яза. Аларның уллары да туган икән. Аннары, имеш, Анастасия аңа табигать белән бер булып яшәү турында китап язарга кушкач, ир, баласы белән бу урман хатынын калдырып, кире шәһәргә кайтып киткән. Мегре үзенең хәрәкәте барлыкка килүен шулай аңлата. Утарда яшәүчеләр шушы Анастасия яшәгәнчә тормыш итәргә тиеш, дип карала. Нәкъ менә шул сәбәпле, мал-туарны суярга ярамый икән.

              Шулай ук авылда синтетик юу чараларын - шампунь, кер юу порошоклары, савыт-саба юу чараларын куллану тыела икән. Сода, иссез сабын, гәрчис, уксус кулланырга гына ярый. Гафу итегез, әмма утарда яшәүчеләрдән авыр ис килүен язмый калып булмый - мөгаен, бу шушы "табигать белән баланс"та яшәү белән аңлатыладыр. Ни өчен мондый кетәклек барлыкка килүе дә аңлашыла - ашламалар, гербицидлар да тыелган. 

              Владимир Мегреның иҗтимагый фонды Владимир шәһәрендә урнашкан. Рәсми сайтында Россиядә 388 шушындый нәсел утары булуы турында белешмә бар.      

              Секталар буенча белгеч Александр Дворкин Мегре хәрәкәтен куркыныч һәм зыянлы секта дип саный. Рус православ чиркәве вәкилләре күп тапкырлар Мегре китапларындагы фикерләрне зыянлы һәм дингә каршы килә дип белдергәне бар. Шул ук вакытта, дин әһелләре бу бу хәрәкәт вәкилләренең агрессив булмавын, үз хәрәкәтләрен ачыктан-ачык пропагандаламавын әйтә. Төмән университетында эшләүче тарих фәннәре кандидаты Александр Ярков бу хәрәкәтне тәңречелекнең бер төре дип атаган. Аның фикеренчә, табигать кушканча яшәү дигән шигарь артында гади кешеләрдән акча җыеп баю максаты тора. Аның бу белдерүе кире дә кагылмаган, дәлилләнмәгән дә.

              "Лесная поляна"ның рәсми сайтындагы фотолар сәер авылның яшәеше турында күзалларга мөмкинлек бирә:










              Комментарийлар (0)
              Калган символлар:
              news_right_column_1_240_400
              news_right_column_2_240_400
              news_right_column_3_240_400
              news_bot_970_100