Марий Эл Республикасында ике баланы һәм аларның анасын үтергәннәр
Мәетләрне Волжск шәһәрендәге фатирда тапканнар.
Марий Эл Республикасының Волжск шәһәрендәге бер фатирда өч мәет табылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Марий Эл Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Волжск шәһәрендәге фатирда 31 яшьлек хатын, аның 11 яшльек кызы һәм 14 яшьлек улының мәете табылды. Ике яки аннан да күбрәк кешене һәм кече яшьтәге баланы үтерү фактлары буенча җинаять эше ачылды», диелә бу хәбәрдә.
РИА Новости агентлыгы чыганагы мәгълүматы буенча, алар барысы да пычак белән яраланган. Әлегә җинаятьнең версияләре әйтелми. «Җинаятьтә шикләнелүче әлегә юк», — дигән агентлык чыганагы.
РЕН ТВ каналы үз чыганакларына сылтама белән фаҗиганең бер версиясен хәбәр итте. Әлеге версия буенча, бу кешеләрне талау нияте белән үтерүләре ихтимал.
Мәетләрне гаиләнең бер туганы таба.
Улы һәм кызы белән яшәүче мәрхүмә хатын ире белән аерылышкан. Алар элеккеге ире белән яхшы мөнәсәбәттә булган, диелә хәбәрдә.